Асыл ташлы муенса. Тансулпан ГариповаЧитать онлайн книгу.
күзенә төшереп ябынып, Барсынбикә урамга чыкты. Чыккач та беренче очраган кешесе Рауза булды. Ул чакта да Рауза, әнисенә ияреп, кәнсәләр карый иде. Әле дә ул, ирләрдән болайрак адымнар белән басып, шунда китеп бара иде.
– Рауза, кил әле монда!
– Мин, апай, килер идем ул, – Рауза, кире борылып, Барсынбикә-Фәүзиягә таба атлады, – төнлә бит силсәвитне наганлы кешеләр килеп алып китте. Хәзер мин ике кеше урынында эшлим: үзем өчен дә, силсәвит өчен дә!
– Мин сине озак тотмыйм, – Фәүзия тирә-ягына каранып алды, – кара әле, Шәһәрбану исемле хатын яшәмиме бу авылда?
– Авылда Шәһәрбану яшәргә ни… өйсез бит ул! Фермада ул, баракта. Мужыт, калхуз язга бер зимнәмкә эшләтер… Түрә авызыннан чыккан сүз булганга әйтәм. Үзенекенә булмаса булмый, читтән килгәнгә шәп тә безнең түрәләр. Әй-йе-е-е… сезгә дә өй эшләп бирмәкчеләр. Сөйләшкәннәрен үзем ишеттем. Сибгатнең кулы алтын, авылда төпләнсә, өй әтмәлләп бирәбез, диделәр.
– Рауза…
– Апай, ике эштә эшләгәч, синең белән көн буе сөйләшеп тора алмыйм шул. Силсәвитне алып киткәчтен… Теге чак, мөгаллимне риставать иткәч, бер интеккән идем. Балаларга хәрефне үзем өйрәтеп йөрдем бит. Хәзер менә икенчегә. Аннан да алда хәзрәт бабайны алып киткәннәрен әйтмәдем бит әле…
– Рауза… сеңлем, карале, Шәһәрбану кем белән яши?
– Абау, абау, кем белән яши дип… Читтән килгән берәүгә монда ир әзерләп куялар дисеңме? Тот капчыгыңны! Монда әле балалы хатыннарга түгел, чиртсәң каны чыгарлык кызларга кияү чыкмый тора.
Раузаны инде туктатырмын димә. Иргә чыгу – аның авырткан җире. Шуңа бастыңмы – беттең. Барсынбикә-Фәүзия, аның сөйләп бетергәнен көтми, ферма ягына атлады. Кемдә нәрсә кайгысы дисәң дә, Раузаны да аңларга була: аның бит әле үзеннән башка өч сеңлесе кияүгә чыкмый утыра.
Фәүзия адымын бер кызулатты, бер әкренәйтте. Гаҗәп: шушыңа тиклем ул күпме юл үтте, күпме су кичте – арымады. Ә хәзер авылга бер чакрым ярым яткан фермага барып җитәр әмәле юк.
Ниһаять, ферманың озын тәбәнәк каралтылары, алардан чак кына читтәрәк утырган ике өй күренде. Фәүзия өйләрнең кайсысында Шәһәрбану яши дип кешедән сорамады. Аяклары үзләреннән-үзләре атлады, ишек тоткасына ничек үрелгәнен дә, бусага аша атлаганын да сизмәде. Караңгы почмакка өелгән түшәк-мендәр арасында селкенгән җан иясен абайлагач, нечкә генә тавыш чалынды аның колагына:
Күксел тауның башында
Күкҗан балам елыйдыр.
Май бирсәм дә тынмыйдыр,
Бал бирсәм дә тынмыйдыр…
Сабый күкрәгеннән чыккан бу сихри моң Фәүзияне чак аяктан екмады: буыннары йомшарып, әкрен генә идәнгә чүгәли башлады:
– Күксылу! Балам!
Мендәр өстенә кара бөтеркәле баш калкып чыкты:
– Күксылу түгел мин… Гөлбану минем исемем. Әнием – Шәһәрбану. Бәбәйләремнең берсе – Күкҗан, икенчесе – Бикҗан. Икәү әлегә шулай. Әнием тагы бер кызыкай эшләп бирәм әле, диде…
– Ә теге… җырны… каян ишеттең?
– Әллә… Бәлкем, әнием җырлагандыр, шунда отканмындыр. Мин бит елак булганмын, әниемне имми елаганмын…
– Күк…