Асыл ташлы муенса. Тансулпан ГариповаЧитать онлайн книгу.
җыйнак, пөхтә кеше булды. Башкалар ашаганда, балам авызларына карап утырмасын дигәндер инде.
Дәрес башланса, парта астыннан китә алыш-биреш, пыш-пыш килеш: Гөлбану – үз күчтәнәчен, Ихсанбай үзенекен суза. Бу икәүнең чамадан тыш татулыгын укытучы апалары өнәмәде шикелле: беркөнне дәрес вакытында икесен ике партага аерып утыртты. Шушы хәл аларның язмышын билгеләде. Ихсанбай, башын аска иеп, иренен канатканчы тешләп, Сәбилә партасына утырды, ә Гөлбану көтелмәгән хәлдән сүзсез калган килеш – Һашим партасына. Сәбилә шулчак ахирәтләренә тәкәббер, җиңүле караш ташлады, куанычыннан авызы колагына җиткән Һашим үзен-үзе белешми кул чапты. Тик шатлыгы озакка бармады Һашимның. Тәнәфескә чыгу белән, Ихсанбай Һашимның май чәчкәседәй елмайган йөзенә тукмактай йодрыгы белән кундырды. Тиктомалга, эндәшми-нитми китереп сукты…
Шушы көннән башлап ризык та йөртми башлады Ихсанбай.
Хәлле яшәгән Сәбиләнең үзенә тәмле-томлы сузуына да шулай ук карамады. Бишенче классны бетерүгә, Гөлбануның әнисе авырып түшәккә ятты. Гөлбану әнисе урынына фермага бозау карарга китте һәм шул китүдән мәктәпкә кире әйләнеп кайтмады.
Яшь кенә көе нужа баскан, эшкә җигелгән Гөлбану кичләрен соң ятты, таң белән үк торды. Яшьтәшләре белән клубка, утырмаларга да йөри алмады. Бердәнбер тапкыр Сабантуйга җыенган иде ул, анысы да…
Хәтерендә: әнисе сандыктан тасмалы күлмәк, укалы җилән, кызыл итекләр чыгарып алдына куйды.
– Кызым, инде зур үстең, шушыларны киеп бер йөреп кайт әле.
– Абау… Шушындый киемнәрең дә бармыни синең, әни?! Нигә бер дә күрсәтмәдең ул?
– Бәләкәй идең бит…
– Ә нигә үзең бер дә кимәдең?
– Әллә инде… – Үзе турында сөйләргә яратмаган әнисе бу юлы да бер сүз дә әйтмәде.
Гомерендә күрмәгән затлы киемнәр һушын алды Гөлбануның. Үзенең унбиш яшендә яшьтәшләреннән буйчанлыгы белән аерылып торган кызга итекләренә тиклем ятышлы булды. Балтырларының кунычы хәтта кысыбрак торгандай. Ә күлмәге… җиләне… Биле бик нечкә икән шул Гөлбануның. Кызлар тамчыгөл дип көләләр… Әнисе генә менә Гөлбануның чәчләрен үреп бетерә алмый мыштырдый. Юкка үзе тотынмады. Чулпыларына тиклем бар бит әле!
– Тизрәк үрче, әни, чәчемне!
– Кабаланма, халык яңа кузгала гына башлады.
Чәчен икегә аерып үргән, толымнарын калку күкрәге буйлап төшергән, тасмалы күлмәк, укалы җилән, биек үкчәле кызыл итек кигән Гөлбану көзгедән үз шәүләсен күргәч телсез калды: искитмәле сылу кыз икән лә ул! Әмма шулчак Шәһәрбануга әллә ни булды:
– Кызым, – диде ул шикле бер тавыш белән, – бу киемнәрне сиңа кидереп әллә ялгышам инде?
– Нишләп, әни?
– Әлләче… Йә, ярый. – Кайсы ананың баласының куанганын күрәсе килми. Шәһәрбану да йомшарды. – Хозыр-Ильяс юлдаш булсын инде үзеңә.
Сабантуй булган җиргә Гөлбану турыдан, үзләренең абзар артыннан гына чыкты. Әй шул елгы җәйнең ямьлелеге, байлыгы! Абзар артында үлән билгә җитеп үсеп, шау чәчкә атып утыра иде бит! Гөлбану үзе атлый, үзе елмая. Хәситәсендәге, чулпыларындагы, беләзекләрендәге тәңкәләр дә, бер-берсенә сүз кушып, чылтыр-чылтыр көләләр төсле.