Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
Максуди, «дин» дип, «милләт» дип, мәхәллә, мәчетләр турында гына газетаның һәр санында сүз куерткан мелла Мөнир Һади, Яңа Бистә мәхәлләсеннән мелла Садыйк Иманколый, мелла Кәшшаф Тәрҗеманиләр зур йогынты ясыйлар.
Солтан газета редакциясенең либералларча салкын исәбенә, мәсләгенә риза булмый: хуҗалар белән сүзгә килә. Ул, энергиясен кая куярга белмичә, әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә язып карый. «Йолдыз» ның бер санында ул «Төрек әдибияты», икенче санында эсперантоның файдасы, өченче санында Алтын Урда хәрабәләре турында яза. Ләкин күпме генә чәчелмәсен, һәркайда ул үз идеалларына турылыклы булып кала. Ә аның идеалы – гуманизм, милләтләр дуслыгы, кешеләрнең социаль тигезлеге. Кара реакциянең, котырынып, вак милләтләрне үзара сугышка этәргән чорында ул матбугатта: «Фәлән милләт благородный, ак сөякле вә фәлән милләт «пәст» дигән кебек нәзырлар төптән кубарылып үзгәртелергә тиешләр»[39], – дип язды. Әнә шуңа күрә аның «протестчы калебе» азатлык, гуманизм җырчысы Тукай белән көннән-көн якыная бара. Тукай исә аны халык арасына – демократик рухтагы шәкертләр, журналистлар, приказчиклар, студентлар арасына алып керә.
Баштарак аерым фатирларда фикердәшләр мәҗлесләре оештыралар. Мәсәлән, М. Галинең 1943 елда чыккан бер мәкаләсендә китап бастыручы Хөсәен Әбүзәрев квартирасында уздырылган кичә телгә алына. Анда Ф. Әмирхан, Г. Тукай, танылган скрипач Гали Зәйпин, С. Рәмиев, С. Рахманколый һәм башкалар катнашалар. Зәйпиннең скрипкасына кушылып, үзенең куәтле тавышы белән башта Сәгыйть Рәмиев җырлый, аннан Солтанны җырлаталар. Күпчелек борынгы көйләр җырлана. Солтан мандолинада татар көйләрен уйный. Бу кичәдә Тукай да «Тәфтиләү» һәм «Сүнде дәрт» көйләрен җырлый[40]. Соңрак С. Рахманколый: «Тукай гомумән музыкага гаять хисле булдыкыннан, мин җырлаган вакытта, минем музыка хаталарымны табып күзәтә торган иде»[41], – дип искә алды. Шагыйрьнең соравы буенча аның «Эштән чыгарылган татар кызына» һәм «Милли моңнар» дигән әсәрләрен беренче мәртәбә Солтан җырлый. «Мин, – дип искә алды С. Рахманколый үзенең Тукайга багышланган мәкаләсендә, – шагыйрьнең бу шигырьләрен җырлап, хәтта бәгъзе вакыт елаштыргалый да торган булып калдым»[42]. Әйтергә кирәк, Солтанның җырчы буларак татар яшьләре арасында шөһрәте бишенче еллардан ук килә. Революция көннәрендәге тар күләмле мәҗлесләрдә, мәсәлән, үзенең якын дусты Аитовлар квартирасында, Әмирханнар, Гассарлар белән яшерен җыелышларга Солтанның гармун белән йөргәнлеге билгеле[43].
С. Рахманколыйның концерт эшчәнлеге үз вакытында матбугатта югары бәя ала. «Солтан әфәнде Рахманколый илә Фәүзи әфәнденең «Зиләйлүк», «Ашказар», «Җәмиләбикә» һәм «Гөлчәчәк» көйләрен тәганни итүләре, – дип яза «Йолдыз» газетасы, – тыңлаучыларның һушларына китте вә шул сәбәптән анларны тәкрар чакырып чыгардылар. Хакыйкатьтә Солтан әфәнденең хили гүзәл тавышка малик икәнлеге мәгълүм булды. Тырышып тавышын ислях кыйлган тәкъдирдә аның яхшы ук
39
Йолдыз. – 1911. – № 713.
Нәзыр – охшаш, үрнәк.
40
Гали М. Тукай җырчы һәм җыр-музыка сөюче // Совет әдәбияты. – 1943. – № 4.
41
Ялт-йолт. – 1913. – № 15.
42
Шунда ук.
43
Ибраһим Аитов. Ә хәтердә әле һаман менә бүгенге кебек // Совет әдәбияты. – 1961. – № 1.