Кадерле мирас. Фарида ГайфуллинаЧитать онлайн книгу.
аларга ихтирам белән карый. Татар матбугатындагы демократик агым бөек галимнең беренче чиратта әнә шул симпатиясен сизеп ала һәм аның хезмәтен, эшен пропагандалый башлый.
В. В. Бартольд – гомере буе татар матбугатын, фәнни хезмәтләрне күзәтеп барган кеше. Татар матбугатыннан ул «Вакыт» белән «Шура»ны яратып укыган, әлеге матбугат басмаларында мәкаләләрен бастырган. Татарлар арасында да үзенең хезмәтләрен белүчеләр булуына чын күңелдән шатланган. Матбугатта күрсәтелгәнчә, хакыйкатьпәрвәр булган.
Ориенталист Н. Ф. Катановның татар культурасы өлкәсендәге роле матбугатта галимнең Петербургка күчеп китүе алдыннан чагылдырыла. Галим үзенең китапханәсен Казанда сатып калдыру турында хәбәр бирә. Китапханә, нигездә, төрки китаплардан, букинист, антикварлардан җыйган китаплардан тора. Анда кулъязмалар күп. Бөтендөнья ориенталистларының иң сирәк китаплары, атласлар, рәсемнәр бар. Барлыгы ун том чамасы. «Вакыт» газетасы моны сатып алырга Уфа, Оренбург байларын өндәп карый. Әмма сатып алучы табылмый. Китапларны Төркиягә алып китәләр.
Катанов китапханәсе уңае белән татар матбугаты татарлар арасындагы фикер торгынлыгын, схоластик тәртипләрне тәнкыйть итә, гыйлем юлында руслардан өйрәнергә чакыра.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: татар вакытлы матбугаты 1910 елларда патша хөкүмәтенең реакцион милли политикасына җавап йөзеннән рус культурасы, прогрессив карашлы рус галимнәренә ихтирам тәрбияләгән. Максатка ирешүдә ул төп объект итеп ориенталистика мәсьәләләрен алган. Бу иң уңай өлкә булган. Татар матбугатында ориенталистика мәсьәләләре һәрвакытта да ике халыкның мәдәни арадашлыгын ныгыту максатында каралган, шул уңай белән татарлардагы фикри торгынлык, гыйлем өлкәсендәге артталык тәнкыйть ителгән.
«XX йөз башы татар публицистикасында рәсем сәнгате мәсьәләләре» (Казан утлары. – 1975. – № 10) язмасы аеруча әһәмияткә ия. М. Мәһдиев шул чор вакытлы матбугатына күзәтү ясый һәм рәсем сәнгатенә булган мөнәсәбәтне ачыклый.
Мәгълүм булганча, 1905 ел революциясе халыкның самодержавие шартларында кысылып яткан иҗат көчләренә юл ача: матбугат, театр яулап алына. Шушы ук елларда демократик матбугатта рәсем, музыка сәнгате өлкәсендә хөкем сөргән бушлыкны бетерү, алар алдында торган киртәләрне алып ташлау өчен көрәш башлана. Татар демократик язучылары рәсем сәнгатен үстерүне революциядән соң зур һәм мөһим мәсьәлә итеп күтәреп чы- галар.
Бу өлкәдә иң кыю адымны «Аң» журналы ясый. Аның беренче санында ук француз рәссамы Леконт де Нойның «Шәрык йокысы» дигән картинасыннан репродукция бирелә, һәм моңа карата Ф. Әмирханның «Шәрык йоклый» дигән нәсере басыла. Журналның моннан соңгы саннарында да Париж салоныннан репродукция бирелә. Алар белән аралаштырып, рус художниклары И. К. Айвазовский, А. К. Саврасов, К. Е. Маковский, И. И. Шишкин һ. б. әсәрләреннән үрнәкләр бастырыла.
«Аң» журналы чыга башлау «Дин вә мәгыйшәт»челәрне зур хафага сала. Моңа кадәр дә татар газета-журналларының күбесе белән сугышып