Кадерле мирас. Фарида ГайфуллинаЧитать онлайн книгу.
Әнә шул банк советында татар байлары Сөләйман Аитов һәм Мөхәммәтсафа Галикәев әгъза булып торганнар. Мөхәммәтсафа Галикәевнең Казанда зур йорты, үз кибете була. Сәүдә артыннан, акча артыннан куса да, мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый, ел саен корбан чала, мәчетләр салырга акча бирә, елга ике тапкыр хаҗга бара.
Мөхәммәтсафаның улы Мөхәммәтсадыйк та татар мәгърифәтенә хезмәт итә. Мөхәммәтсадыйк, әтисеннән узып, яңача (ысуле җәдит) мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм күр- сәтә.
Мөхәммәтсадыйк Галикәев – сәүдәгәр генә түгел, зур җәмәгать эшлеклесе дә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ул кыйраәт (уку), тәҗвид (Коръәнне дөрес укырга өйрәтү) дәресләре алып бара. Иң якын дуслары – Галимҗан Баруди һәм сәүдәгәр Сөләйман Аитов була. Рус һәм яһүдиләр арасында да адвокатлар, юрисконсультлар кебек ышанычлы дуслары бар. Боларын ул «минем зур урысларым» дип, ихтирам белән атап йөртә. Әнә шундый кеше гомере буе күзәтү астында яши. Казан губерна жандармериясендә аның турында белешмә төзелә. Белешмәдә Мөхәммәтсадыйк Галикәевнең җәмәгать эшчәнлеге 1897 елдан ук башланганы әйтелә.
Мәгълүм булганча, җан исәбен алганда, татар авылларына хәбәр тарала: имеш, рус хөкүмәте татарларны чукындырырга җыена икән. Шул хәбәр татарлар яшәгән берничә төбәктә халык чуалышлары кабынуга сәбәп була. Аңлы татарлар, бу шартларда хөкүмәт ягында торып, халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Сөләйман Аитов, Мөхәммәтсадыйк Галикәев, бертуган Кәримовлар – әнә шундыйлардан. Аитов, Галикәев, Кәримовлар русча-татарча мәктәпләр ачу мәсьәләсен күтәреп чыгалар. С. Аитов белән М. Галикәев Мәгариф министрлыгы буйсынуындагы рус-татар мәктәпләренең абруйлы күзәтүчеләре булып саналалар.
1910 елларда панисламизм хәрәкәте башлангач, Сөләйман Аитов белән Мөхәммәтсадыйк Галикәевне панисламизм тарафдарлары итеп күрсәтәләр.
Архив материалларында Галикәевләрнең фидакярлеге ачылса да, матур әдәбиятта бу нәсел гел кара буяулар белән генә бирелә. Каюм Насыйри да аңа нәфрәтен белдерә, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» әсәрендә дә Галикәевләр макталмый. М. Мәһдиев исә моның белән килешергә теләми. «Безгә һич кичекмәстән татар байлары, морзалары тормышын өйрәнә башларга кирәк. Шунсыз тарихыбыз тулы була алмый. Аитовлар, Алкиннар, Апанаевлар, Галикәевләр, Еникиевләр, Хөсәеновлар, Юнысовлар һ. б. Бик күп алар. Мәктәп-мәдрәсә тотканнар, татар халкын Аурупа дәрәҗәсенә җиткерү өчен, көч, акча сарыф иткәннәр. Әлбәттә, фәрештә булмаганнардыр. Әмма алар татар милләтенең икътисади, сәяси, гыйльми, рухи байлыгына нигез салганнар. Тарих йорты исә түбәдән түгел, нигездән башлана», – ди ул.
«Явызлык фәрештәсе җилкәдән төшкәндә…» (Татарстан яшьләре. – 1991. – 16 ноябрь) мәкаләсендә дә вакыйгалар үткән тарихыбызны яктырта. Патша заманы дәфтәрләре күрсәткәнчә, татар зыялыларын һәркайда эзәрлекләгәннәр. Автор моны Фәхрелислам Агиев мисалында күрсәтә. Ф. Агиев – тәрбияле, зыялы кеше. Мәдәни фронтның алгы сызыгында. Казанда үзлегеннән укып, Татар укытучылар мәктәбе курсларын тәмамлый. Татар балалары