Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
сөяк булып калыйм, алайса. Минем таш йөрәгемне игәп яшә! (Кереп китә.)
Сәгыйдулла. Шул ташны эретәм дип йөрим ләбаса!
Ярми. Тел сукыр ул. Синең күзең сөйләсен. Тел әйтә дә кереп кача куышына… чагып, оясына кереп качкан елан шикелле. Гармуның да шул…
Сәгыйдулла (көлә). Ә-ә! Чагамыни? Ча-га-мы-ни?!
Ярми. Күпме ашарга мөмкин кеше җанын?
Сәгыйдулла. Шушы гармун тузганчы, Алла теләсә! Тәннәр черер, ә ул калыр!
Ярми. Бу сугышның хәсрәт капчыгын мондый җыр белән генә төйни алмыйсың, Сәгыйдулла… Бир тынгылык аңа, миңа… Үзеңә… Сара да бар – аңа да. Их, Сәгыйдулла! Җырны шундый усаллыкка төрәләрмени? Бер генә яшибез дөньяда. Интектермә.
Сәгыйдулла. Үзем генә интегиммени?
Ярми. Теләсәң нишлә.
Сәгыйдулла. Менә ич, теләсә нишлим.
Ярми. Ирлегең кайда соң синең?!
Сәгыйдулла. Шикләнмә, тиешле җирендә… Йөрәк мичендә хисләр яна тереләй! Аракы да басмый ялкыннарын!
Ярми. Кем гаепле, кем?
Сәгыйдулла. Мин мәллә?
Ярми. Авыл хатыннарының ни гаебе бар? Кем хокук биргән сиңа толларның, ирләре кайтырына өметен өзеп, тормышка чыкканнарның хәтерен болгатып йөрергә? Кем ике яши, кем?
Сәгыйдулла. Мин. Мин ике яшим. Үлеп терелгән.
Ярми. Ник кайттың соң, янгын басылгач? Ник, менә ми- нем шикелле, кулсыз калып булса да кайтмадың – тик вакытында?
Сәгыйдулла. Күмер өстенә кайттым шул. Күмер өстенә… Көлләрне җил очырган иде! Җан менә пыскый әле! Пыскый әле, Ярми!
Ярми. Фәрдәнәнеке дә пыскысын дисеңмени?.. Ниме дип кыйнадың соң ул Гитлерны – монда кайтып, аны изалагач?
Сәгыйдулла. Бусы инде минем эш. Минем!
Ярми. Синеке микән?.. Синеке микән?
Сәгыйдулла. Шушы җырны улаклы чишмә итеп, соңгы сусаганымны басмаммы дип тырышуым иде.
Ярми. Шырпыңны сыз әле.
Сәгыйдулла шырпы сыза. Ярми гармунны эзләп таба.
Ярми (әкрен). Мә соң. Йөр аның бәгырь капкасына дегет сылап. Дөньяга шуның аша кимсенеп каравын теләсәң. Бер килерсең әле кырырга дип. (Гармунны суза.) Үзең сылаган дегетеңне үзең юудан мәхрүм итәрләр.
Сәгыйдулла гармунны ала, сөртә. Фәрдәнә күренә. Караңгылыкта тыңлап тора.
Сәгыйдулла. Туйдым, Ярми! Сөлек булып ябыштым… Инде менә кайгыларга туйдым да үзем кубып төштем. Бүгенге җырым ахыргысы иде…
Ярми. Ахыргысы?
Сәгыйдулла (тирән сулап). Ахыргысы…
Ярми. Ник соң аны… тел чәйнәп… карышасың?
Сәгыйдулла. Сөлек үзе, туймыйча купмый ич, Ярми… Ә син пычак белән кубармакчы!.. И-их! (Җырлый.)
Биек тауларның башында
Утырып уйлар уйладым.
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.
Фәрдәнә кереп китә.
Ярми. Туктале, көтеп тор… Утыр. Көтеп тор.
Кереп китә дә чәйнек, стакан алып чыга.
Утыр әле. Менә мә, тот әле! Чиста балдан бу нәрсә.
Бал салып бирә. Сәгыйдулла эчә.
Яле, уйна әле бер! (Җырлый.)
Сандугачым, сайрап җибәр,
Талларга басып кына.
Салкын сулар эчеп