Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
ерганак аша чыкканда, бүрегем төшеп калды. Агып китте.
Сара. Шул гына җитмәгән иде.
Сәгыйдулла. Баш агып китмәсен. Исән булсак җылытыр. Җылытуга таба борылды инде.
Сара. Бәрәңге пешердем. Суынадыр. Керик.
Сәгыйдулла. Җанның сөлекләрен кубарып аттым әле, Сара. Яраларын тегү – инде сиңа… Карале, хатын…
Сара. Йә?
Сәгыйдулла. Карале, иртәгә мунча ягып җиб-бәр әле, малай.
Сара. Чү!.. Атна ахырында гына керендең ләбаса!
Сәгыйдулла. Син як әле, як.
Сара (гаҗәпләнеп). Ярар соң.
Сәгыйдулла. Беләсеңме?.. Егет чакта алачык ярыгыннан бер кыз затының чишенгәнен карап торганым исемә төште. (Көлә.)
Сара. И-и, чукынчык!
Сәгыйдулла. Синең яшь чагыңны хәтерләмәк булып азапланган идем… Күз алдында – эссе әвеннәр, печән эскертләре, ашлык кибәннәре, Сабан туйлары – син берсендә дә юк… йөзең төсмерләнмәде. Әнә шул кыз заты гына истә. Таныдым – ул син икәнсең.
Сара. Мин?
Сәгыйдулла. Әнә шул алачык ярыгыннан таныйм сине… Шуннан ачылды хәтер – ул чакта минем янымда Ибраһим да бар иде. Төштә күргән күк кенә калды… Әнә бит ул дөнья нишли, ә? Яшисең, яшисең… Ә гомер күрелеп бетмәгән төш күк кенә икән… Карап бетерәсе килә.
Сара. Алачык ярыгыннанмы?
Сәгыйдулла. Алачык ярыгыннан. Синең аша. Бу дөньяга инде синең аша гына карыйсы калды.
Сара. Бәрәңге суынадыр.
Сәгыйдулла. Юк, син як әле, як мунчаңны. Кешенең бәясе гомер үткәч икән ул.
Сара. Бәясе?
Сәгыйдулла. Ни… ярату, диюем. Менә кайчан килә икән ул бер-береңне аңлау. Рас килгән икән – сүрәнләтмә! Мунча кебек кайнар тот: яшә, чабын, күпме жары бар! Суытырга дисә, аунар кары һәм кереп ятарга кабере бар…
Кереп китәләр.
Фәрдәнә өе. Туй шау-шуы. Люция белән Хөрмәт йөгерешеп керә.
Люция (су кисмәгенә иелеп). Хәзер безнең уртак мәшәкатебез бар.
Хөрмәт. Ярату мәшәкатьмени?
Люция. Тормыш мәшәкате. Безнең йоклар урын-җиребез, кичләрен ягар учагыбыз, кызыл чәчәк ата торган гөлебез бар, шуңа су урынына сибеп торыр… яратуыбыз… Тагын ни кирәк, әйеме, Хөрмәт?
Хөрмәт. Тагын бер генә нәрсә кирәк – боларның берсен дә онытмаслык хәтер. (Суга иелеп карый.) Хәтер суында кешенең йөзе бүтәннәргә күренеп чагылып тора икән – бу дөньяда яшәгәнеңә үкенерлекме соң, шайтан алгыры!
Люция. Су ага да китә.
Хөрмәт. Аккан тавышы кала. Җыр булып.
Люция. Җырлар да онытыла.
Хөрмәт. Яңалары чыга.
Люция. Тик аларын һәркем ишетми… Сәгыйдулла абзый әнә безнекен ишетмәде. Без дә… ишетмәбез кемнекендер.
Хөрмәт. Сәгыйдулла абзый ишетте.
Люция. Ишетте?
Хөрмәт. Фәрдәнә әби хәтерендәге Сәгыйдулла ишетте.
Люция. Шулай булгач, хәтер яшәү белән үлем арасымыни?
Хөрмәт. Җыр белән җыр арасы. (Җырлый.)
Биек тау башында ни күренә –
Карбыз чәчәк атадыр кардан ак.
Дөньяларга гына ла килсә икән
Араларда ла йөрер аргамак.
Люция. Сәгыйдулла абзый җыры!
Xөрмәт. Каян беләсең?
Люция. Фәрдәнә түти белән минем арада тамчы да сер калмады.
Хөрмәт.