Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
тлаган беренче шигырь – аныкы. «Тукай» сүзен күңелдә кеше, аның исеме дип кабул итәр дәрәҗәгә җитмәгән чак булган әле. Гаҗәп: «Тукай» дигән сүзне кеше рәвешендә түгел, тугай рәвешендә итеп күз алдына китергән мәл онытылмаган. Шушы могҗиза хәтергә килде дә исләр китте: соң, чыннан да, бөек Тукайның теле, шигыре киң тугай икән ләбаса! Бала вакытта, кая анда күрше авылга, үз авылың үзәгенә чыгып китәргә дә кыймаган чакта, аңым, күңелем өчен тугайдан да ерак, чиксез киңлек, исләр китәрдәй нәрсә булганмы соң?! Тукайның инде кеше генә түгел, мәшһүр шагыйрь дә икән- леге күңелгә иңгәч, бу юлы инде аңлы рәвештә, Тукайны та- гын бер мәртәбә очсыз-кырыйсыз тугайга тиңләп гаҗәпсенелде.
Инде менә балачак тугайлары уч төбе хәтле генә булып күренә башлаганда, дәреслекләрдә Җәлил белән очраштык. Ул әлеге тугай буендагы биек тау булды да, безне югарыга, каһарманлык һәм моң тантанасы биеклегенә ирештерде. Тугайларны тагын да җәелдереп җибәрде – аны туган як, Ватан иттерде.
Аналары җыры кешегә җан моңы бирә икән дә халык әкиятләре аңа канат куя икән. Челләләрдә рәшәткә, читән буйларындагы бүрәнәләргә тезелешеп утырган ил агаларының язмышларына төшкән кырыс сынау-маҗараларын сөйләгәне кешене горур, батыр итә икән дә Тукайлар, Җәлилләр шигыре исә боларның һәммәсенә күңел яктылыгы, аң гайрәте иңдерә икән.
Кеше, шулай итеп, дөньяга икенче кат килә; бу юлы – рухи дөньяга.
Безгә шуның өчен дөнья әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре белән таныша башлау, алар акылын, фәлсәфәсен, идея-эстетик кыйммәтен аңлау җиңел бирелде. Халык көйләренә җитәкләп диярлек керткән аналарыбыз кебек итеп, безне ул гүзәл үрнәкләргә Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигърияте алып менде. Тау башлары тау башыннан гына күренә… Инглиз Байронның, халкы хакына җырлаганы өчен илдән сөрелгән немец Гейненың, испан Лорканың халык җанында ут уйнаткан шигырьләренең гомумкешелек әһәмиятен без Җәлил дәфтәрләре аша таныдык, үз иттек.
Шагыйрьнең тормышы һәм шигърияте – безнең күңелләрне көрәш симфониясенә көйләгән, көйли торган һәм көйләячәк камертон. Яшәешнең бар миноры, бар мажоры Моабит тоткыны йөрәгеннән ургып чыккан җырларда чагыла. Кайнап, шаулап торган гайрәте белән чиксез, гаҗәеп күптөрле ул җыр чишмәләре халык күңеленә, рухына бәреп керде дә каһарманлык һәм көрәш, ярату һәм нәфрәт, шәхес һәм гражданлык дәрьясына әйләнде. Ул каһарманлыкта һәм көрәштә – Мулланурлар, ул ярату һәм нәфрәттә – Тукайлар, Такташлар; ул шәхес һәм гражданлыкта – Ибраһимовлар, Усмановлар… Дошманга аяусызлык, илгә тугрылык һәм инанганлык дәрьясы. «Моабит дәфтәрләре»ндә чиксез һәм мәңгелек ул. Муса Җәлил – кешелек бәхете өчен мең еллар буена сузылган көрәшнең варисы һәм дәвам итүчесе. Бу – аның киләчәк буыннарга да ирешеләчәк дастанлы васыяте. Күпме кеше, аңа лаеклы, турылыклы булырга нәзер әйтеп, ул яулашкан бәхет өчен көрәшчеләр сафына басар әле!
Мисыр пирамидаларының берсеннән меңнәрчә ел ятып та табигый төсе җуелмаган чәчәкләр бәйләме табып алалар. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н дә мин шул чәчәкләргә тиңлим һәм бер аерма күрәм: пирамидалардагы хәйран күренеш кешелектән аерым, мәгарә караңгылыгында сакланган. Җәлил шигърияте исә хәтер түреннән меңәр ел түгел, хәтта бер генә мизгелгә дә югалып тормыйча, кешелек йөрәге яктылыгында сакланыр.
Муса Җәлил – көрәш биеклегенең иң югары кыясына менгән, богауланган, тик бирешмәгән Прометей. Дошман аның кулына богау салса салды, ләкин бернинди дошман да кешенең йөрәк хисен, йөрәк ялкынын богауларлык зынҗыр ясый алганы юк әле!
Чөнки аның йөрәге тугайларыбыз шикелле киң…
Тугайларга богау салып булмый…
ТУКАЙ БИШЕГЕ
Габдулла Тукай кебек шагыйрьләр – халыкның йөрәге ул. Моны аңлауга бөтен гомерең буена киләсең. Шунда Тукай шәхесенең безнең тормышыбызга тәэсир итүе могҗиза сыйфатын алганын аңлыйсың да инде. Әлеге могҗиза күзгә бәрелеп тормый.
Ул, игеннәргә яуган шифалы яңгыр кебек, бер-берең белән сөйләшер өчен иңдерелгән ана теле, табында көйләнгән җыр, тәнне, җанны чистартыр өчен ягылган мунча, балаларың укый торган дәреслек, фани тормышны алып барырга кирәкле эш кебек, безнең яшәвебезне сугарып тора, аның асылын тәшкил итә. Елгага агым кирәк булган шикелле, безнең алга баруыбызга Тукай кирәк.
Кеше үз мәсләген, бурычын үтәсә дә, максатына ирештем дисә дә, ул бурычны, ул максатны Тукай шәхесе, эше белән чагыштырып караса, үз алдында яңа биеклекләр күргәндәй була. Максат үренең тагын да ераграгы ачыла, салават күперенең моңа кадәр абайламаган яңа төсләре, бизәкләре күренә, шунда тормыш мәгънәсенең тирәнрәге, катлаулырагы беленә. Шуннан Тукай шигырьләрен әллә кайчангы дип түгел, ә бәлки кичә генә яки әле бүген генә язылгандай итеп укыйсың. Аның дәрт-дәрманлы, төшенкелекне җиңгән, көнкүрешне узып, ерак-еракларга төбәлгән, яшәү хозурлыгы белән ташып торган иҗаты аша хәзерге заман кешесе үз асылын, тормыштагы үз урынын аңлауга ирешә. Ул гынамы соң: Тукай безнең эшләребезне сынап, кылган гамәлләребезне барлап, халкыбызны бизмәнләп, безне киләчәктә дә көтеп торадыр сыман.
Тукай – юл күрсәтүчебез. Кешелек тарихын Гомер, Кол Гали, Данте, Сервантес, Мөхәммәдьяр, Фирдәүси, Шекспир, Гёте, Пушкин, Шевченко, Тукай кебек мәшһүр сүз ияләреннән башка күз алдына