Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
алып В. Маяковский, А. Блок, В. Хлебниковкача) нәкъ шул чактагы Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, С. Сүнчәләйләргә кагылмыйча уза. Чөн- ки хәсрәт бүтәндә: Дәрдемәндтән калганнарында – тамак кайгысы, ә һәммәсенең уртак омтылышы – татар язмышы. Анда-монда бәргәләнерлек, сугылырлык түгел – вакыт үтә. Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кебекләр татар театрын пәйда иткәннән соң, аны тәгаен аякка бастырып җибәрү белән мәшгуль; киләчәктә дөньяның оста, атаклы сынчыларыннан шанлы Эрьзя буласы мордва егете Степан Нефедов Казандагы икона ясау остаханәсендә үзенең күз карашын барлый, төсләрне өйрәнә, кулын чарлый; ә инде тәмам ятим калган Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф углы Тукаевны, ниһаять, шагыйрь Тукай итүгә Мотыйгулла хәзрәтнең улы, тора-бара моңа шәхсән үзе эшләп тапкан акчасын тоткан, аңа акыл, сабак, гыйбрәт биргән Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин концерт эшчәнлеге белән мәшгуль булуга тара. Бу хәл аның төшенкелеккә бирелүе (символизм, чынлыкны юктан эзләве) булды микән? Юк. Камил Төхфәтуллин 1917 елда, большевиклар инкыйлабы җиңгәч, Смольныйда чыккан «Ярлы халык» дигән газетаның мөхәррире була, Ленин белән бер бүлмәдә ашап-эчеп йөри, Советлар хөкүмәтенең иң беренче декретлары Россиядәге мөселман халкына иң алдан шушы басмада татарча бастырып таратыла…
Ә хәзергә К. Мотыйгый җыр җырлап ил гизә. Ул вакыт- та татар шигырьләрен, милли җырларын граммофон тәлинкәләренә язгаласалар да, башкару зәвыгы, осталыгы әдәбият, публицистиканың демократ әһелләрен һич канәгатьләндермә- гән. Моны күренекле журналист һәм сәяси эшлекле М. Вахитов, Г. Ибраһимовның фикердәше Шәһит Әхмәдиевнең менә мондый язганы ачык раслый булса кирәк: «Татар җырлары әһле булмаган кешеләр тарафыннан граммофоннарга җырланып, шактый бозылалар. Әллә нинди, көйне аңламаган, белмәгән, тик коры тавышы өчен генә чакырылган әдәпсез кызлар тарафыннан алынган көйләр тәмсез, кызыксыз, рухсыз чыкканы кебек, бәгъзе бер җырчы ирләр тарафыннан (кемгә «төрттергән» дисәң, К. Мотыйгыйга. – Ә. Г.) алынган көйләрнең дә җүне булмый».
Камил Мотыйгый башкаруында байтак җыр тәлинкәләре чыгарылган. Аларны «Казан татарлары җырларының исемлеге» (1912 елның ноябре) дигән русча китап мәгълүматлары санап чыга: «Корсын, балам, бу кала», «Гайшә», «Сәлим бабай», «Кызлар хәле». Әлеге тәлинкәдә, болардан тыш, Г. Тукай шигыренә җырланган «Тотса мәскәүләр якаң», сүзләре Галиәсгар Камалныкы булган «Мәхбүс Шаһзадә» дә бар. Арада Г. Тукайның үткер шигыренә чыгарылган җыр җырлану К. Мотыйгый-Төхфәтуллинны сәнгатьтә, Ш. Әхмәдиев әйткәнчә, һич тә талымсыз, затсыз итеп сыйфатламый. Киресенчә, бу – аның үтә зәвыклы, чын милли сәнгать әһеле икәнлегенә дәлил. Безнең өстәлебездәге патефон тәлинкәсеннән дә татар халык иҗаты җәүһәрләреннән берсе саналырлык җыр яңгырый – «Гайшә» дигән җыр. Җырчы аны «Һава» көенә башкара. Тәлинкәгә аны «Гайшан» дип язганнар. (Хәер, кызганычка, хәзерге заманның кварц инәле, лазер, затлы, кыйммәтле уйнаткычларда әйләнә торган тәлинкәләрдә дә татар җырлары исемнәре тетелеп, җимерелеп языла.)
Форсаттан әйтеп китү фарыздыр, «Тотса