Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
аңа, катгый итеп:
– Язасыңмы? – дип әйткән идем инде.
Ул:
– Бәлки, – диде.
Ничек килеп чыккандыр инде: Әлмәткә барганчы да, барып төшеп, эшләвем дәверендә дә мин Җәмит Рәхимовның нефть чыгаруның төбеннән алып ары таба Шөгердә комсомол комитетын җитәкләгәнен, КПССның Лениногорск шәһәр-район комитетында эш кылганын белмәдем. Искәртүче дә булмады. Язучының үз районы газетасында эшләгәне мәгълүм, әмма анда да әдәбият-сәнгатькә караган бүлектә түгел. Казан университетында читтән торып гыйлем эстәвеннән дә хәбәрдармын, ә, шуңа өстәп, үз шәһәрендә нефть техникумын тәмамлавы турындагы белешмә миңа сәер тоелган иде. Шундый тынгысыз бер җан иясе булган инде, күрәсең. Ә ул үзе һичкайчан тәрҗемәи хәленнән аны-моны сөйләмәде, гомуми җыелышларда да тын гына утыра торган иде.
Әдип, ниһаять, «Батырша» романын язды. Шул әсәре 1992 елны Татарстан китап нәшриятында дөнья күргәннән соң, Казанда бер кыска гына, үтеп барышлый дигәндәй очрашуыбызда ул, минем исемне китәреп:
– Теге син әйткән гөбәдиягә кызыл эремчекне җәеп салдым мин тәки, –диде, – рәхмәт.
Мин, гадәтемчә:
– Яхшы, – дидем.
Әйе, яхшы. Аның көн күрмеш рәвеше, чиккән гомере, тоткан кыйбласы үзе яшәгән мохитенчә, халыкның тәкъдиренә язылганча булды. Тормыш итүнең, иҗтиһат кылуның, иҗатта әсәрләнүенең, ялкынлавының асыл мәгънәсенә ирешкәне хәлендә, ул үз әйләнә-тирәсендәге адәми затларның да мәгънәгә, иманга максуд теләгендә яшәде. Шуңа күрә дә ул – язучы Җәмит Рәхимов – татар әдәбиятыннан инде һич аерыл- гысыз сурәттә, сыйфатта мәдәни җиһаныбызда үзенә тиң урында тора.
СӘГАТЬ
(Хәсән Сарьянның тууына – 70 ел)
Ул: «Әй, болай ук кирәк түгел иде инде!» – дия торган иде.
Берәр эшем уң булса, шулай дия торган булып киттем. Чиләк тутырып җиләк җыйсам да, кәрзинем гөмбә белән тулса да, берәр хикәя-мазар язып ташласам да.
Ә бу минем сүзем түгел. Бу – Хәсән Сарьянның әйткәне. Дача йортын салып куйган да, балтасын алып, аның сабы очын, уң кулының ике бармагы белән кысып, асма иткән. Тигез. Кискән тырнак шайлы да анда-санда авышу юк. Әйе, тип-тигез. Шунда ул әйткән дә инде:
– Әй, болай ук кирәк түгел иде инде!
Еллар санамыйм. Таркала. Кыр казларын, торналарны әни санарга кушмый иде. Тик бу юлысы әйтәм әле: Хәсән Сарьян кырык сигез яше тулыр-тулмас вафат булды.
Озатырга бардык инде. Сентябрь. Егерме икесе иде бугай. Яңгыр. И пыскып та күрсәтте инде. Изгеләр вафатында яңгыр йә кар явар. Шунда уем бер генә иде:
– Әй, болай ук кирәк түгел иде инде!
Алып чыкканда карадым, күрдем, аңладым: китап шүрлекләре, тегесе, бусы – һәркайсы Хәсән абыйныкы.
Абыйныкы…
Ул чагында ук ул абый түгел, ә бәлки… ниндидер бабай иде инде. Кебек иде. Була бит шулай: кайчагында әллә нинди берәр энекәшнең авызыннан фәкать озак гомер кичергән абыйлар гына әйтердәй сүзләр килеп чыгучан. Чыгучан да… аяк очында пәйда булган, тик үлән башларын селкеткәләп, «Бу – мин. Тимә миңа» дип, әкрен генә, саллы, вәкарь