Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
көне-төне яза-яза, каләмне, кәгазьне күралмас дәрәҗәгә җиткән, әзме-күпме дөнья гизгән, укый-укый күзебезне чирләштереп бетергән; хәзер ис китәр нәрсәләребез, шәхесләребез дә калмагандыр кебек.
Юк икән шул. Яшиселәребез алда икән әле, алда. Сөенердәй нәрсәләребез – сулган чәчәк, йә булмаса күзе тибүдән туктаган чишмә түгел икән әле. Тормыш Фирдәвес йөзендә дә безне сокланудан мәхрүм итмәгән икән.
Илтифатыгызны менә тагын бер өземтәгә юнәлтим әле: «Яр буенда дулкын кагып, комга чыгарып ташлаган балык ята. Күзен зәңгәр күккә төбәп, еш-еш сулый ул. Нигә шулай ярга чыгарып ташланды соң? Картлык дигәннәре шушымы икәнни?..
Ә бит яшь, көчле вакытлар бар иде…
Әллә соң төшендә күргән балык ул үземе?» («Пар дулкын»).
Фирдәвес Зариф әнә шулай Табигать белән Кешене янәшә куеп тасвирлауны, гәүдәләндерүне үз итә, тормышның капма-каршылыкларын фәйләсүфләрчә үтә сизгер тоя, яшәүнең мәңгелектән мәңгелеккә рәхәт тә, михнәтле дә сәфәр икәнлеген раслый, кире каккысыз рәвештә дәлилли.
Шуның өстенә ошбу каләм иясенең иҗатында, алыштырып, бутап булмастай үтә дә миллилек хисе көчле. Ул ана телебез- нең егәрен, халык язучысы Гариф Ахунов әйтмешли, «җелегенә төшеп» белә дә, куллана да. Бу сәләте бигрәк тә балалар өчен язган әкиятләрендә (ә аларны укуы өлкәннәргә дә сабак, гыйбрәт бирерлек) бигрәк тә күркәм, затлы булып чагыла. Гомумән, аның язганнары, әйтик, түбәтәй чигү остасының бер сәйләнне икенчесенә җөпләп-җөпләп тезгәне сыман, хәрефне хәрефкә, сүзне сүзгә, җөмләне җөмләгә шартын китерергә омтылып, татар теленең бар нечкәлекләрен файдаланырга тырышу, шуңа ирешә алу белән сугарылган: «Кырмысканың, барлык көчен җыеп, әче аваз саласы килде, ләкин куркып калды» («Эшче кырмыскалар»). Тойдыгызмы икән? Бу – кеп-кечкенә бер кырмысканың зур бер дөньядагы халәте! Без дә шундый.
Моның ише үрнәкләрне Фирдәвес Зариф иҗатыннан кинәнеп чүпләп утырырга (мул итеп!) мөмкин булыр иде. Хикмәт каләм иясенең осталыгын исбатларга тырышудамыни? Хикмәт – ошбу очракта мондый исбатлауның һич кенә дә хаҗәте булмауда!
Фирдәвес Зарифның иҗатына адәм балаларына, кирәксә, соклану хисе белән карау, кирәксә, аларга чиксез кызганып багу хас. Кыскача әйткәндә, ул әсәрдәге образларны берьяклы итеп түгел, ә уңай һәм тискәре сыйфатлары да булган затлар итеп сурәтли.
Әлбәттә инде, ниятенә керешкән шәттә, аның әсәрләрендә дә «тырнак астыннан кер тапмаслык» түгел. Хәзер исә ниятем – моннан тайчанып тору. Хикәяләре моңа тулы хокук бирә. Бусын, күзгә-күз карап, үзенә дә әйтеп була аның. Ул – тыңлаучан, киң күңелле, ачык йөзле егет. Инде дә илһам җилкәнен киереп, әдәбият атлы дәрьяга мөстәкыйль чыгып китәргә җөрьәт иткән икән, аңа хәерле юл, уңайга искән җил телик әле. Калганы исә – үз эше. Иң мөһиме, ул әдәбиятның җиңел кәсеп булмыйча, ә бәлки кәйлә белән күмер чабу икәнлегенә тәмам төшенеп җиткән инде. Безгә, укучыларга исә, аның күңеле, аң учагы тирәсендә ялгызыбызмы, бергә җыйналышыпмы утыру, ниһаять, рух бөтенлегенә ирешү бик юанычлы, шифалы булыр! Әлхасыйл, без татар рухының сулмас чишмәләрен шушы