Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
ничек яшәргә тиешлегебезне аңыбызга сеңдереп, безне чын югалтуыбыз һәм горурлык хисе белән терелтеп җибәрде.
Ул гынамы соң: ошбу мөхтәрәм, каһарман, куркусыз, кыю галим безнең гомумтөрки һәм планетабыздагы башка халыклар белән аерылгысыз төстә яшәргә тиешлегебезне әйтте.
Ничектер бервакыт К. В. Керам атлы галимнең 1972 елда Гамбургта нәшер ителеп, 1979 елда русчага тәрҗемәсе чыккан «Беренче американ. Колумбка кадәрге индеецлар сере» дигән китабын укыган идем. Автор Америка индеецлары турында заманында Карл Фуксның татарлар хакында әйткәненчә диярлек яза: «…индеец гаҗәеп төстә чиста тәнле булган, тәртип яраткан, көн саен ваннага кергән; сүз уңаенда әйтергә кирәк, ул «цивилизация»гә кадәр үк су коенган, һәм, ихтимал, Көнбатыш Америкада яшәүчеләргә караганда ешрактыр да әле». К. В. Керам казу эшләре барышында табылган сәнгатьчә нәкышле, утта кыздырып эшләнгән тәлинкә турында сөйли. Әлеге табылдык безнең эрага кадәр ХII–Х гасырларда яшәгән индеецларның тормышын һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра, гаҗәеп бер казылма истәлеге – индеецлар тормышы һәм ырымына караган сурәт турында сөйли. Шуны үзебезнең бүгенге туграбыз янәшәсенә куеп каравы кызыклы. Гәрчә анда пума сурәте төшерелсә дә, канатсыз булуына карамастан, безнең Ак Барсыбызга охшамаганмыни? Ничек кенә охшаган әле. Бераз «юаш»рак кыяфәттә анысы. Хәрәкәтсезрәк, омтылышсызрак. Безнекедәй имин дә, ханнарчарак та, сугышчанрак та тоелмый. Әмма ләкин күзе үткер, колагы сак, аяклары нык, гайрәтле, сырты туры, койрыгы куркусыз, һөҗүмчән.
Тарих фәннәре докторы В. И. Гуляевның әлеге китапка соңгы сүзендәге бер урынга игътибар итик әле. Ул болай дип яза: «Кызганыч ки, Керам СССРның Азия өлешендәге төньяк-көнчыгышта палеолит чоры истәлекләрен археологик ачыш хакында берни дә әйтми калдыра. Югыйсә бу нәрсә Америка индеецларының килеп чыгышы һәм аларның борынгыдан килгән мәдәният үсеше мәсьәләсе белән турыдан-туры бәйләнгән бит».
Әбрар ага Кәримуллин исә вакыт өзгән әлеге тарихи чылбырны мәгънәле, төпле, дәлилле эзләнү, табыш нәтиҗәсе белән тоташтыра алды. Америкадагы индеецларның кайбер телләре төрки телләренә, асылда, без болгар-татарлар теленә искиткеч рәвештә охшаганлыгы, туры килүе турындагы гаҗәеп ачышы фантастика булып тоелмый инде.
Бөек археолог Шлиман Гомерның «Илиада» әсәрен укып «җенләнә» дә, әкият дип уйланылган мәшһүр әсәр нигезендә Троя каласын казып алып, кешелеккә кайтарып бирә. Археологлар Ботт, Кольдевей, Лейярд, Инҗилдә язып калдырылган риваятьләр белән рухланып, Бөек Вавилон цивилизациясенең мәшһүр шәһәрләрен калкулыклар астыннан казып чыгаралар. Боларның барчасы – Бөек Шумер цивилизациясе. Ә без, болгар-татарлар, Ә. Кәримуллин дәлилләгәнчә, нәкъ шул Шумер дәүләте варислары булабыз да инде.
Без, төркиләр, шулай итеп, фән исбатлаганча, иң карт кавемнәрдәнбез. Картларны яшьләр алдырганы кебек үк, дөньяга соңрак килеп бөтенәйгән кыргыйлар безне җиңгән. Тик без яшәгән йолдызлыкта Кояш беренчел булганы шикелле үк, без – дөнья цивилизациясе