Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
Бу – кормашчыларның, җәлилчеләрнең битләренә лычкылдатып төкерү.
Дөнья мәдәниятендә моннан да хакәрәтлерәк башка мисал, үрнәк бармы? – Юк!
Булмаган. Булмасын иде. Берүк бүтән була күрмәсен.
Әйдәгез әле, җәлилчеләр дип, шигъриятебезгә, тарихыбызга, Татар энциклопедияләренә кергән олуг каһарманлыкның башында торган Гайнан Кормаш аша Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш (Геббельс министрлыгында листовкалар чыгарып кара син!), Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев исемнәрен түбәтәйләребезне киеп, ак яулыкларыбызны ябып искә алыйк. Рухларына багышлап, бел- гән догаларыбызны укыйк.
Урыннары оҗмахта булсын.
Әлеге вакытта испан шагыйре Федерике Гарсия Лорка да атып үтерелгән инде. Чех Юлиус Фучик та (Муенымдагы элмәк килеш язам…) җәзаланып үтерелгән.
Ә бу – псу татарину и Гитлеру отдам…
Куркыткан. Курыккан. Шуңа күрә элмәккә менгән дә инде.
Ә җәлилчеләр… үлемнәре белән каһарман калучылар.
Өч минут саен – бер татар башы. Дөнья хәле хәл ителеп яткан бәгъзе мизгелдә.
Сүз иясеннән: өч көн рәттән Советлар Союзы Герое һәм өстәп Ленин ордены бирелү хакында Мәскәү телевидениесе и сөйләп тә күрсәтте инде. Советлар Союзы Каһарманы данына фәкать урыслар да еврейлар гына ирешкән, имеш. Ичмаса, бер татар, казах, осетин, кырым татары, грузин, үзбәк, каракалпак, балкар, карачай, якут (снайперлар!), бурят, башкорт… исемнәре аталмады. Бу – коточкыч нәрсә.
Кыскасы, яшәгез, урыслар. Муса Җәлилләрсез, Александр Матросов (Мөхәммәтҗан Шакиров), Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитовсыз.
Р.S.
Җәлилчеләрнең башы киселү минутын, сәгатен немец-фашистлар сәгате белән санау без Казан татарларына килешмидер инде. Берлинда иң әүвәл Гайнан Кормашның башы чабылу 12.03 икән, бу Казан вакыты белән күпме була? Әйдәгез әле, Казан вакыты, Азан вакыты белән искә алыйк.
ДАСТАНЧЫЛАР
Плетцензее төрмәсендәге гильотина белән башлары киселгән биш мең сәяси тоткын арасында унбер татар егете булганлыгын тарих мәңге исендә тотачак.
Биш мең тоткын. Аларның күбесе фюрерга һөҗүм ясаган һәм империягә каршы заговорда гаепләнгән немецлар белән немец антифашистлары. Зур хәрби чиннар, дәрәҗәләр яки фашизмның җан дошманнары – коммунистлар.
Һәм менә шулар арасына татар халкының унбер улы да килеп керә. Елмаеп…
Гильотина иң авыр җәза саналган. Юлиус Фучикны шушы ук төрмә тирында атканнар «гына». Иң авыр җәзага тартыр өчен җәлилчеләрне III рейх газраилләре ни дәрәҗәдә күралмаска тиеш булган соң?!
Фашизмга сатылмау кеше өчен иң кадерле нәрсә – җан белән түләнгән. Хәер, җәлилчеләргә иң кадерле нәрсә җан булмаган, ә халык пакьлеге, хәрби антка тугрылык, Ватанга бирелгәнлек, илдәге туганнарны ярату.
«Безнең бик күп язган һәм язарга уйлаган нәрсәләребез үзебез белән бергә китә». Абдулла Алишның тоткынлыктан туганнарына юлланган соңгы хаты җәлилчеләрнең иң зур фаҗигасен чагылдыра. Алар