Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
булып күренүләрен аңлады. Димәк, ул үзе дә – шәүлә генә. Бу минутта аның хакында уйлаган кеше алдында да ул шәүлә генә булып чагыла түгелме соң? Ул яшәде, яши, ләкин бу шул ук вакытта, бәлки, кемнеңдер төшенә керүгә генә тиңдер?
Якты ярда кара күмер белән каймаланган учак сүнәр-сүнмәс калтырана; таш өстендә ике стакан, бер учма яшел суган кыягы, көрән ипи; бөтен буе белән җирне кочаклап, агач тәре ята; ара-тирә челтәр савыттагы балыклар кузгалышып куя… Елганың акканы сизелми диярлек. Фәкать ялгыз сары күбәләк кунган бер ботакның хәрәкәте генә суның акканын белгертә.
Солтан: «Минем тишектән карап торуым тыштан ничек күренә икән?» – дип уйлады. Гүя ахырзаманга җиткән дә, әллә кайчан үлгән вакытыннан уянып, кабереннән кубып чыгышы!
Ул тышка чыкты. Табут очын көч-хәл белән тишеккә күтәрделәр. Баш ягын төшерергә бау кирәк булды, ул аны көймәдән алып килеп эчкә сузды.
– Төшердек! – дип боерды Степан.
– Кушсалар, һич маташмас идек, ә? – диде Солтан һәм, тезләре калтыравын басар өчен, табутка утырды.
Кара табут үзе дә, кабер караңгылыгыннан арынып һәм вакыт авырлыгыннан алҗып, хәл ала кебек иде. Ул, чыннан да, кешеләрне куркыта торган мәетләр дөньясының кара бер кисәге иде.
– Юынасы иде, – диде Солтан һәм таркау гына кыяфәттә елгага таба атлады.
Степан да юынды.
Эндәшмәделәр.
Аннары, читкә өргәләп һәм ухылдап, әзрәк аракы эчтеләр, кабымлык каптылар, тәмәке тартып алдылар.
Шуннан соң Степан, сак кыланырга тырышып, табутның капкачын каерды. Аны ниндидер куркыныч нәрсә янавы ихтималыннан шикләнгән һәм, кирәк калса, качып өлгерергә әзерләнгән шикелле, икәүләп ачтылар. Икесе дә бер-берсенең карашлары белән очрашырга теләмәү, табут эчендә ачылачак өшеткеч күренешне карарга чиркану хисе кичерделәр.
Ә кара капкач астында тагын бер тонык капкач күренде. Анысы калай. Уртасы сыгылган, йөзендә батынкы эзләр бар. Ул кара кургаш булып чыкты.
– У-у, мамонт калдыгы! – диде Степан тамак төбе белән. – Төренгән дә соң! Дүрт кат броня астына качкан – җир, кирпеч төрбә, агач табут һәм кургаш астына!
Ул кургаш капкачны буйдан-буйга балта белән кайтарып чыкты.
– Леопольд, выходи! Выходи, подлый трус!13 – диде ул, кургаш капкачка суккалап.
Ялган көр тавыш белән Солтан кыланып җавап бирде:
– Ребята, давайте жить дружно…
Степан кургаш капкачны ачып җибәрде. Икесе дә телсез-өнсез карап каттылар. Кызыл җәймәдә хәрби кием кидертелгән мәет ята иде. Кичә генә табутка салынган һәм күмелгән диярсең! Гүя хатынымы, адъютантымы кофе хәстәрләгән арада, бер генә минутка диванга ятып торган җиреннән, үзе дә сизмичә, тирән йокыга чумган, ләкин телефон зуммеры чыңлауга ук сикереп торырдай уяу калган!
Аны ялгыш уятудан курыккан шикелле, Солтан артка чигенде. Әйтерсең лә ул аның янына искәрмәстән килеп кергән дә, йоклаганын күреп, өстәвенә керфекләренең чак кына кагуын шәйләп, вакытсыз борчуына уңайсызланган. Степан кургаш капкач белән мәшгуль
13
Совет мультфильмыннан.