Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
сүнеп яткан учак, кошлар сайравы, аяк астындагы ком-ташлар, елганың болганчык суы, чәчәкләр исен бер үк дәрәҗәдә тереләр генә түгел, бәлки үлеләр дә тоядыр? Гәрчә полковник Кулунчаковның гәүдәсе чынбарлыкны тормыш мәгънәсен аңлатучы төшенчәләр ярдәмендә кабул итә алмаса да, Солтан белән Степан аның хакында үзләренә хас булган бөтен хис-кичерешләре ярдәмендә уйладылар бит. Шулай булгач, аның рухы моны сизеп тормыймы һәм яшәвен дәвам иткән кебек түгелме икән?
Әлбәттә, һәркайсы үзалдына тойган бу кичерешләр аларның аңында төгәл бер фикер рәвешен алып өлгермәде. Алар кичергән нәрсә бер мизгеллек кенә иде. Тоташ фикергә төйнәлгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенер өчен, аларга мең ел да җитмәс иде шикелле. Чөнки егетләр белән полковник Кулунчаков гәүдәсе арасын-да – җитмеш еллык вакыт белән чикләнгән яшәү белән үлем. Суык – җылыта, кара – агарта, караңгылык яктырта алмаган кебек, яшәү белән үлем арасын теләк яисә фикер ярдәмендә генә үтү мөмкин түгел. Вакыт черүе тимәгән, һәм караңгылыктан куптарып чыгарылган мәет үткән белән киләчәк, яшәү белән үлем арасын челпәрәмә китереп ватты. Әгәр дә полковник, ниндидер могҗиза кодрәте белән җанланып, табутыннан җиргә чыгып басса һәм, күкрәгендәге тәреләрне чыңлата-чыңлата, үзалдына уйланып яисә ниндидер көй сызгыра-сызгыра елга яры буенча китеп барса, Солтан да, Степан да ул җимергән дөньяны төзәтерлек, ул бутаган вакытны тигез агышына кайтарырлык сүз таба алмаслар, киресенчә, телдән дә язарлар шикелле.
Степан, кылган гамәленә һич тә үкенмәгәнен белгертәсе, куркыныч күренештән арынасы килгәнне сиздереп, телгә килде:
– Үлгән кебек йоклый, – диде ул.
Солтан аны:
– Юк, тере кебек уяу, – дип төзәтте.
– Тереләр белән үлеләр белгече шушы инде – полковник! Күпме кешене теге дөньяга озаткан да, исән калдылармы икән дип, алар артыннан инспекция ясарга киткән. Әбинең сөйләгәне искә төште: нәкъ Февраль революциясе көнне ул сигез большевикны аттырган. Шуларның берсе беләсеңме кем булган? Моның утарында управляющий булып торган бер татарның малае!
– Соң ул татар минем дәү бабайның атасы ич инде! Чаныш бабайның атасы! Бу полковник минем бабайны аттырган булып чыга түгелме соң?! Моны миңа әти дә сөйләгән иде…
Степан кычкырып көлеп җибәрде. Башта тыелып, ялгыш кытыкланган шикелле генә, аннары бөтен яр буен яңгыратып. Чырае салкында кабарынган кызылтүштәй кызарынып бүртенде. Үзе көлә, ә йөзе хәрәкәтсез, җансыз, тиресе киерелеп тартылган, ә зәп-зәңгәр күзе ачу чәчә. Көлүе күбрәк мыскыллауга тартым. Гүя ул полковникның тере кебек ятуына шулай мыскылланган, хурланган.
– Ну, яшьти! – диде ул. – Бәхетле кеше син!
– Бәхетле? Нәрсәне әйтәсең?
– Соң хәзер Чаныш картны чакырабыз. Кадрәк бабайны да. Күрсеннәр! Безнең БМПга гранатомёттан аткан дошманны каршыма куйсыннар иде әле! Хет тере, хет үле килеш…
– Нигә син минем бабайларны үлмәс борын кабергә кертмәкче буласың әле?
– Полковниктан куркып, йөрәкләре ярылыр дисеңмени?
– Полковниктан