Әсәрләр. 2 том. Амирхан ЕникиЧитать онлайн книгу.
артыннан чабып булмый!.. Тик синнән үтенеч шул: бу йорт мәсьәләсен берәүгә дә чишми тор. Аңлыйсыңмы, берәү дә белмәскә тиеш.
– Рәшидә дәме?
– Әйе, ул да…
– Кара, син аңардан куркасың да икән әле, – диде Хәмит, гаҗәпләнгән булып.
– Что значит куркасың? – диде Зөфәр, гасабиланып. – Мәсьәлә куркуда түгел, ә алдан ук дөнья шаулатасым килми, менә шул!.. Вакыты җиткәч, белергә тиешле кешеләргә үзем дә әйтермен. Только синнән чыкмасын, кара аны!
– Ярый, ярый! – диде Хәмит, ике кулын да селтәп. – Моңарчы бит әле серләреңне чишмәдем, янамасаң да була.
– Янамыйм, ә дусларча сорыйм!
– Булды инде, булды! Безнең кендекләр береккән икән, нишлисең, дусларча соравыңны да үтәрбез!
Зөфәр үтә сынап Хәмиткә бер карап торды да, сүз әйтмәстән кисәк кенә борылып, ишеккә атлады. Хәмит аптырабрак җилкәсен кашыды:
– Хуш дип тә әйтмисең, ә?
– Хуш, сау бул! – диде Зөфәр, ишектән чыгып беткәч кенә.
Менә шулай инде алар. Очрашкан саен ызгышып китмичә калмыйлар. Күп вакытта моңа Хәмитнең усал теле гаепле. Ләкин, үзе үк әйтмешли, аларның кендекләре, чынлап та, бик нык береккән. Сугыш вакытында күп эшләре бергә булды, бергә таптылар, бергә йоттылар… Шулай да Хәмит Зөфәр каршында күбрәк бурычлы. Сәүдә эшендә шактый түбән баскычта торганга күрә, ул Зөфәрнең ярдәменә һәрвакыт мохтаҗ булып килде. Зөфәр аның дуамал башын кайбер бәлаләрдән йолып алып калды, үз системасына кертмәсә дә, әйбәт кенә җирләргә дә урнаштырды, акчалата да ярдәм иткән чаклары булды. Менә шунлыктан Хәмит дуслык хакына үзен аңа буйсынырга, аның таләпләрен үтәргә мәҗбүр дип саный иде.
IX
Ушаковлар белән килешеп, задаткасын биреп куйгач та, Зөфәр алдына гаять җитди бер мәсьәлә килеп басты: йортны кем исеменә яздырып алырга?.. Уйлап-уйлап та менә шуны хәл итә алганы юк әле. Һәм иң авыры – бу хакта ул ялгызы гына баш ватарга мәҗбүр. Эшләгән-йөргән җирләрендә дус-ишләре күп булса да, ул аларга бөтен серен дә ачып бетерергә җөрьәт итми, курка… Абыйсы әле фронттан кайтып җитмәгән, бердәнбер киңәшер кеше – әнисе карчык, ләкин моның кебек үтә катлаулы мәсьәләдә ул нәрсә генә әйтә ала? Ә мәсьәлә шундый ки, аны дөрес хәл итү белән киләчәк тормыш та, хәтта язмыш та бик нык бәйләнгән. Моны Зөфәр үзе генә аңлый, чөнки ул үзенең кем булуын, ничек итеп баюын бер генә минутка да исеннән чыгармый. Ул белеп тора: аның хәлендә ярты миллион сумлык йорт сатып алу, көне-сәгате белән дигәндәй, үзенә карата төрле сүз-шик тудыру булачак. Ә нигә кирәк бу, нигә шәһәр шаулатырга, нигә төрле кирәкмәс кешеләрнең (мәсәлән, Симаков кебекләрнең) шиген уятырга? Юк, мондый эштә җиде кат үлчәп, бер кат кисмичә һич тә ярамый. «Чукынган заман, – диде ул, эченнән ачынып, – курыкмыйча, яшеренмичә бер генә нәрсә дә эшләп булмый бит!»
Кыскасы, үзен шик астына, йортын куркыныч астына куймас өчен, ул вакытлыча булса да кемнеңдер артына посарга, кемнедер «хуҗа» итеп тотарга тиеш. Тик менә кемне? Аның иң якын, иң ышанычлы ике кешесе бар: әнисе һәм абыйсы. Менә шулардан ул кайсын сайларга белмичә аптырый. Мәсьәләнең җитдилеге һәм нечкәлеге шунда ки, аларның кайсысы беткәнче