Әсәрләр. 2 том. Амирхан ЕникиЧитать онлайн книгу.
гаять җитди мәсьәлә, хәзер генә өзеп тәгаен сүз әйтүе бик читен… Шуңа күрә син миңа уйланырга вакыт бир, уйлыйм әле мин, аннары бер җай белән үзем сиңа соңгы сүземне әйтермен. Шулай килештекме?
Таибә абыстай бик үк канәгать булып бетмәсә дә килешмичә булдыра алмады. Шулай да ул, торып чыгар алдыннан, сукраныбрак әйтмичә түзмәде:
– Һай, артык нечкәлисең, улым! Өйләнү кебек эштә бераз күзне йомыбрак тәвәккәлләү дә кайчак хәерлегә була ул! Үзең генә очына чыга алмасаң, Аллага тапшырырга кирәк. Ярый…
Әйе, әгәр дә ул, Зөфәр, күзен йомып тәвәккәлли алса, яраткан кешесе күптән аның янында булыр иде инде. Әмма… күзне йомып та, тәвәккәлләп тә булмый шул! Хәтәр, рискованно!.. Ихтимал, Рәшидә кебек якты, нәфис хатынны ул бүтән таба да алмас. Әгәр аңа өйләнә калса, теге иблис Хәмит әйтмешли, сылу артистка үзе белән бу йортка шатлык, җыр, музыка алып килер иде. Аның үзе кебек уен-көлке, җыр-музыка яратучы ваемсыз артист халкы өеңә килеп тулыр иде. Көн дә кәеф-сафа китәр иде. Табып, китереп, сыйлап кына өлгерт!.. Йә, шулмы ул хыял иткән тормыш? Нәрсә белән бетәр иде моның ахыры?..
Ярый, алай ук булмасын да, ди. Хәзер заманы да, кешеләре дә бөтенләй башка. Рәшидә үзе дә – андый җиңел тормышка өйрәнмәгән, нужа әчесен шактый күп эчкән хатын… Ир җилкәсенә салынып, курчак булып, эшсез, рәхәттә генә яшәргә теләмәвен кат-кат әйткәне дә бар. Башы-күзе шул сәхнәсе, уены, җыры белән томаланып беткән. Кыскасы, җилкәңә менеп атлана торган хатыннардан булмаячак.
Ләкин, икенче яктан, аның әнә шулай үз дигәнчә яшәргә, бәйсез булырга омтылуы куркыта. Ышанып, яныңа алырсың, тормышыңа кертерсең, ә ул сине аңламас, син дигәнчә яшәргә риза булмас. Һәрхәлдә, синең хөкемеңә буйсынып, синең теләкләрең белән килешеп, итагатьле хатын булып кына торуны аңардан көтүе читен, бик читен… Үзенә күрә түгел, ниндидер гаделлек, тигезлек сөюче ярлы бер тәкәббер бит ул!
Юк, яратам дип, аңа башны бәйләү шактый рискованный эш булыр иде. Җитмәсә, кешедән калган хатын бит әле ул. Бик эчне тырный торган күңелсез нәрсә бит монысы да… Инде, күзне йомып ала башласаң, әнисе дә, барлык туганнары да мондый хәл белән һич килешергә теләмәячәкләр, теш-тырнаклары белән каршы торачаклар.
Димәк, Рәшидәгә исәп тотарга ярамый. Өйләнер өчен бүтәнне эзләргә кирәк булачак. Күптән инде аның бу мәсьәләдә хыял иткән, ягъни үзенә һәрьяктан да кулай булырлык яшь, чибәр кыз табу теләге бар иде – менә шуңа ирешергә кирәк. Ә моның өчен ул иң элек Рәшидә белән ике араны ничектер җайлап кына, авырттырмыйча гына өзәргә тиеш. Ләкин ничек итеп?.. Рәшидә бит ул!.. Ничек итеп?..
XI
Яңа йортта Сабитовларга күңелсезрәк, бушрак булса да, ниһаять, беренче озын кыш та үтеп китте. Яз килде. Тыныч, хәвефсез яз иде инде бу… Халык, арба басып киткән түмгәкне яңадан өяргә керешкән кырмыска күчедәй мәш килеп, үзенең илен-көнен торгызырга, рәткә кертергә тотынды. Зөфәр дә тормышка аеруча бер сусау һәм дәрт тоеп, яңа нигезен үзе теләгәнчә әйбәтләп, матур, нык итеп кору уе белән яна башлады. Иң элек ул, кар китеп, җир кипкәч тә, йорт-җирен төзәтү, тәртипкә китерү эшенә