Эротические рассказы

Әсәрләр. 2 том. Амирхан ЕникиЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники


Скачать книгу
кирәк иде әле, шулай да комиссионный магазиннардан төрле мебель алгалап, аннары Гайсә карт аша да кайбер нәрсәләр тапкалап, өен төрле иштәге җиһазлар белән бераз тутырды. Әлбәттә, Зөфәр күреп тора: бу әле зәвыклы, культуралы итеп җиһазлау түгел, өе аның антиквар кибетенә охшабрак китте, ләкин хәзергә башка чара юк, заманасына күрә ярап торыр, диде.

      Таибә абыстай улының берьюлы бу хәтле эшләр актарып ташлавына эченнән генә бик сөенеп йөри иде. Ул моны егетнең, ниһаять, өйләнергә җыенуыдыр инде дип, үзенчә яхшыга юрады. Тик менә улының күздә тоткан берәр кызы бармы-юкмы, булмаса – кайдан, кемне табарга – шушы хакта борчылып уйлана иде. Бу турыда ул зур улы Зарифка да сүз салып куйды. Таибә абыстай фикеренчә, мондый йортка ни җитте кызны гына җитәкләп китерергә ярамый, тапкач-тапкач, яхшы нәселдән, мал кадерен белердәй тырыш, уңган, инсафлы кыз табарга кирәк.

      Зөфәр үзе өйләнү мәсьәләсендә тәгаен бер фикергә килмәгән иде әле, шулай да вакыт җиткәнлеген сизә иде инде. Менә күпме эшләр башкарды, күпме акча тотты, йорты эчтән дә, тыштан да әнә ничек матурланды, әмма шуңа карамастан Зөфәр чын канәгатьләнү тоя алмый, чөнки аңа һаман нидер җитми кебек, йорты да элеккечә һаман буш, җансыз кебек иде. Күрәсең, бу зур йортка җан өрер өчен, бу йортта чын тормыш татып яшәр өчен, тагын бер яңа кеше – җанга якын яшь, чибәр хатын кирәктер инде. Шунсыз тормышы да, күңеле дә түгәрәклән-мәячәк, ахрысы.

      Ләкин шушы уйларга бирелеп йөргән чакта гына, Зөфәрнең аяк асты кинәт кенә бер тетрәп куйды. Хикмәт шунда: Зөфәр йорт тирәсендәге эшләрен бетерүгә, һич көтмәгән җирдән госконтроль кешеләре килеп, ОРСның бөтен системасында зур ревизия үткәрергә керештеләр. Билгеле инде, көне-сәгате белән дөнья мәшәкатьләре, өйләнү кайгылары Зөфәрнең башыннан берьюлы очтылар. Дөрес, коелып төшмәде ул, ревизияләрне күргәне бар, ләкин, бердән, бу юлы аның бик капыл булуы, икенчедән, заводтагы «актив» саналып йөргән, бик күпне белүче һәм бик төпченергә яратучы кайбер кешеләрнең ревизия эшенә тартылуы Зөфәрне шактый нык борчуга салды. Болар инде мондый чакта, җәнлек ауларга катнашучылар шикелле, гаҗәп зур тырышлык күрсәткән булалар. Аннары алар, шушы җирдәге кешеләр буларак, әллә кайчангы эшләрне дә исләрендә тоталар һәм казып чыгарырга әзер торалар. (Ә казып чыгарырлык эшләр юк түгел иде.) Шуның өстенә тагын алар, шул ук активистлар, Зөфәр кебек кешенең мәгыйшәтен дә яхшы ук беләләр бит; аның былтыр гына зур йорт сатып алуын да, быел шуны яңартып йөрүен дә ревизия ясаучылар колагына бик әйбәтләп тукыячаклар, билгеле.

      Зөфәр үзе материаль җаваплы кеше түгел, аның эше – ОРСның сәүдә точкаларына гомуми җитәкчелек итү, шул точкаларны товар белән тәэмин итеп тору; теге яки бу точкада растрата, җитмәүчелек ачылса, аны Зөфәрдән таптырмаячаклар. Моның өчен җавап бирүче «точка» мөдире яки директоры бар. Ләкин шул директордан: «Кая куйдың, кем белән ашадың?» – дип буып сораулары мөмкин. Зөфәр өчен һәртөрле күңелсезлекләрнең менә шул яктан килеп чыгуы ихтимал.

      Әлбәттә, вак-төяк растрата,


Скачать книгу
Яндекс.Метрика