Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
Үз балаңны, үз кулың белән?!
– Сөйләмә тузга язмаганны. Борисларда калды, дим, ич… Кайтыр, сабыр итсен. – Һәм каядыр читкә карап өстәде: – Кунарга ук калмаса.
Ул арада түзмәде, алгы якка Егорка чыкты.
– Нигә озын-озак йөрисез? Көтә-көтә көтек булып беттем.
– Керәбез, керәбез, – диде Митрәй, төксе итеп, һәм алдан түр якка узды, Марфа апай иренә иярде.
Митрәй өйгә керде, эчкәре узды, баш киемен мич башына атты, җиләнен, салып, эскәмиягә ташлады, өстәл янына узды, килер һәм утырыр җайдан кружкага үрелде.
– Марфа, куасың беткән ич монда, тамак кипте, куас китер әле.
Егорка аның каршына кереп утырды, өстәлнең түр башындагы зур булмаган, әмма ялтыравык тимер тасмалар белән кыршауланган сандыкны үзенәрәк тартып китерде, шуннан соң көмешкә тулы кружканы Митрәйгә табарак этеп куйды.
– Монда катырагы да бар, батя. Эч, әйдә, сусавың бас. Җиткерделәр, басурманнарны озатып йөргәнсең икән, аңламыйм мин сине, батя, нигә сиңа ул басурманнар. Мин аларны күп кырдым, ирләрен дә, хатын-кызларын да… Тагын кырырмын, бетергәнче, юк иткәнче ул поганыйларны.
– Сөймәс халкың булыр икән, бит алар да – Алла бәндәсе, Егорка.
– Юк, батя, алар – Алла бәндәсе түгел, басурманнар алар, шәрә башлар, яман халык. Менә күрерсең, без аларны Идел буеннан куарбыз һәм сөт елгаларын, кесәлле ярларын үзебезнеке итәрбез. Күрерсең менә, батя.
– Алла диген, Егорка, Алла диген. Хак Тәгаләне синнән башка да хөкем итүче табылыр. Әүвәл Ходайдан сора. Ә ул моңа барырмы?..
– Барыр, чөнки басурманнар – ят халык, алар бетәргә тиеш.
– Ходай сине моның өчен кичермәс, Егорка. Уеңа китерсәң дә, телең әйтмәсен бу яман сүзне. Аллам сакласын! – диде Митрәй һәм, Ходага тугры калуын расларга теләгәндәй, киң итеп чукынып алды.
– Епископ Кирилл әйтә…
– Аның да синең кебек эчүдән башы чыкмый. Ни сөйләмәс ул диндар бәндә. Ни әйтсә дә, ул синең кебек үк кеше ич.
– Изге атакай ул, Митрәй сәүдәгәр. Тел тидермә син аңа!
– Кай ягы белән изге соң әле ул? Синең гөнаһларың җуйдыргангамы?! Ул үзе дә – гөнаһ капчыгы. Ни өчен кенәз аны моннан куды дисең?.. Хатыннарга кул салган өчен…
– Куәтең булса, син дә сал, батя, сал.
– Ә йөз ояты, оят кая?!
– Оят, – диде Егорка, кружкасын эчеп куйды. – Менә ул оят кайда. – Сандыкны Митрәй каршына тартып китерде, ачып җибәрде, сандык тулы көмеш тәңкәләрне, кулын батырып, бармаклары аша агызды. – Менә ул оят һәм вөҗдан, батя. Күрәсеңме, менә.
– Әйтмә миңа батя дип. Хакың юк. Әллә киявемме син миңа?!
– Мин сиңа, Митрәй сәүдәгәр, бер сандык көмеш китердем, кызың хакына.
– Сатып алырга исәбең, – диде сәүгәдәр Митрәй, тураебрак утыра-утыра. – Кыз сата торган заман түгел хәзер, Егорка.
– Сатып алмыйм, батя. Кызың өчен бирнә бу сиңа. Мә, ал, сәүдә ит.
Митрәй, үрелеп, көмеш акчаны алды, тешләп карады, тәңкә тишек һәм ниндидер хатын-кыз чәче исе килә кебек иде.
– Болгар хатын-кызларының хәситәләреннән, чәч толымнарыннан җыелган көмеш бу. Моны синнән бер генә сәүдәгәр дә алмаячак,