Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
өстәлгә ташлады.
Хата эшләвенә ул соңрак, Егорка сандыгын, күтәреп, аның өстенә ташлагач төшенде. Егорка мәче урынына өстәл артыннан сикереп чыкты, идәндә аунаган акчалар өстенә барып төшкән Митрәйне изүеннән эләктереп аягына бастырды.
– Җирбит, оятсыз! – дип, эшнең асылына төшенмичә, хатыны кулына уклау алды, ирнең башына сугасы итте, әмма Егорка уклауны этеп кенә җибәрде һәм, теш арасыннан ыслап:
– Мин үзем аның җанын җәһәннәмгә олактырам! – диде. Һәм шундаен иттереп сәүдәгәрнең йөзенә орды, тегенең бите-борыныннан шаулап кан китте. Менә шунда гына Марфа акылына килде, чебиләрен карчыгадан сакларга ташланган тавык кебек, Егоркага килеп ябышты. Егорка исә аны селтәп кенә җибәрде.
– Үтердең ич, үтердең! – дип чырыйлап кычкырып җибәрде Марфа. Хатын идәндә аунаган уклауны алды һәм Егоркага кизәнде, әмма Егорка аны янә селтәп кенә җибәрде, хатын арт чирәбе белән мичкә барып бәрелде һәм буш капчык кебек идәнгә сыдырылып төште. Егорка хәнҗәрен тартып чыгарды, Митрәйнең канлы йөзенә китерде.
– Әйт, кызыңны, чынлап та, басурманнарга биреп җибәрдеңме?!
Митрәй сәүдәгәр башын чайкады, ләкин Егорка аның кызны биреп җибәрүенә тәгаен ышанган иде инде. Ул сәүдәгәрне хатыны аунап яткан мичкә таба төртеп җибәрде дә йөгереп өйдән чыгып китте. Марфа апай аңына килеп торып басты һәм бите-йөзе канга баткан ире янына килде, башын, күтәреп, тезенә салды. Митрәй күзләрен ачты һәм, хатынына карамый гына:
– Иләс-миләс килеп утырма, акчаларны җый да иске мунча чормасына менгезеп яшер. Минем кузгалыр әмәлем калмады, иңбаш сөяген сындырды бугай, мөртәт, – диде.
Марфа апай, ашыга-кабалана, идәнгә сибелгән тәңкәләрне сандыкка җыя башлады, җыйды, иренә карады.
– Йә, атасы?
– Кар базына төшер, булмаса. Торма катып, кайтып керүләре бар. Кайтканда, тыкрык башында ишләрен дә күргән идем.
– Алар унлап җайдак килгән иде, тегеләре борылып киттеләр, ә Егорка өйгә үзе генә керде.
– Бар инде, кушканны эшлә.
Марфа апай сандыкны күтәреп ишеккә юнәлде, Митрәй сәүдәгәр йөзен чыта-чыта торды да, канаты каерылган каздай бер кулын салындырып, исән кулы белән ишекне барып япты. Аннары өстәл янына килде дә исән кулы белән кружкага мөлдерәмә тутырып көмешкә салды һәм, бер валчык ризык та капмый, бер сулышта эчеп бетерде.
Асылгәрәй ашыкты, ул җаны-тәне белән тизрәк Сүрә елгасын кичәргә теләде. Елганы кичүгә, Болгар кальгалары башлана, анда азамат егетләр, анда үз җире. Ул Егорканың кем икәнен белә иде инде. Аның хәлен сизенгән кебек, илчеләр башы Габдулла да ашыкты, хан оныгы Хансөяр дә. Юл таныш иде, атларны утларга бик аз гына туктап алдылар да тагын кузгалдылар. Шул җай белән барсалар, тиздән Сүрә елгасы буена килеп чыгачаклар иде. Ниһаять, елга болынына җиттеләр. Шунда, инде кичүгә якынлашып килгәндә, артта ат тояклары тыпырдавы ишетелде. Таң аткан иде инде, елга өстеннән сыек кына томан күтәрелә. Илчеләрнең бериш азамат егетләре алдан бара, бер ише арттан. Уртада арба һәм углан Габдулла, хан оныгы Хансөяр. Углан Габдулла, кичү күренүгә, ике