Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
җир, кемгә мал кирәк.
– Ә кемгә – дин. Минем кызны әнә теге мөртәт… Үч аласым килә үзеннән. Ни өчен икәнен дә белмим, ә бәгырем каткан.
– Үч үчкә илтә, диләр дә, үч алмый да булмый шул. Иртәгә үк хан дәшәр. Ни әйтербез… Хәер, Габдулла углан барысын да җиткерер, безне дәшеп тә тормас. Юлыбыз уңмады, Асылгәрәй агай. Күрдең Габдулла угланны, безне ташлап алдан чапты. Әбезнең белән әнә нинди хәлләр булып алды.
– Ашыккандыр, хан, бик ашыгыч шартнамә, диде бит.
– Ашыгычтыр анысы, шик юк. Хан монголлардан курка.
– Куркырлык халык ди ич. Ярты төрки дөньясын яуладылар.
– Ятыйк, Асылгәрәй агай. Иртә кичтән хәерлерәк. Күңелне тәмам сагыш басты.
– Сөмбеләңне сагынасыңдыр әле, малаеңны да. Зурдыр инде.
– Үсә, тиресе текмәгән.
– Хансөяр туган, ничәмә ел инде бер сорау борчый мине, теге вакытта ул Сөмбеләне монголлар урлаган дигәннәр иде, хак сүзме шул, әллә, булмаса, тел чарлыйлар гынамы?
– Булды, булды андый хәл, Асылгәрәй агай. Урладылар. Соңыннан коткардык.
– Һә, алай икән, менә сиңа ишетмәсәң ишет. Минем дә бит әнә Гәүһәрем… Әйе, урланган кебек була инде. Син әнә коткаргансың, мин Владимирга барып та, баламның нурлы йөзен күрми кайтам. Малаең әйтәм, укуга хирысмы, ук-җәягәме?
– Ук-җәягә, Асылгәрәй агай. Кулыннан – камчысы, иңеннән җәясе төшми.
– Анысы шәп, ил сакларга батыр үсә, димәк.
– Тук мин ул ук-җәядән, Асылгәрәй агай, гарык. Кулыннан китап төшмәсә икән, ә ул кулына китап та алмый.
– Шәех Кол Галигә укырга бир син аны. Бик тиз кеше итәр, тылсымга ия адәм диләр бит аны. Беләсеңме, мин бит сәүдәгәр Сәлахетдиннән бер кыз даулап алып калган идем. Күзләрең акайтма, хан оныгы. Китергәлиләр, китергәлиләр кызларны да. Шуннан бу бала Биккол сәүдәгәр җибәргән кыз булып чыкты. Ул аны башта сиңа юллаган икән, син өйдә булмагач… Кыскасы, мин кыз баланы үземә алмакчы иттем. Бушка түгел, Сәлахетдиннең учына ике алтын бәлеш салдым. Алып кайттым баланы өйгә, Бибиҗамалым куанып бетә алмады, Гәүһәрем кайтты, Гәүһәрем кайтты дип, өтәләнеп йөрде. Теге хан тилгәне Бәхтияр кайткан да сорамый-эзләми аны шәех Кол Галигә алып киткән. Ә ул баланы Кол Гали кайдадыр укыткан икән хәтта. Биккол аны атап Кол Галигә җибәргән икән.
– Шуннан ни?
– Ни булсын, калдырган да кайткан баланы. Сугып җибәрәсем килгән иде үзенә, эләктереп алды да култык астына кыстырып зырылдатып әйләндерде. Мин аңарга гашыйк, өйләнәм, шәех барыбер аны миңа бирер, дигән була.
– Миңа бу хакта берәү дә бер сүз әйтмәде.
– Бәхтияр әйтте, Биккол шул кыз аша шәех Кол Галигә ниндидер хат алып кайткан, дип. Ләкин кыз хатны Бәхтиярга күрсәтмәгән.
– Кызны шәехтән сорарга барырга исәбең юкмы соң, Асылгәрәй агай?
– Ничек шәех кадәр шәехтән барып сорамак кирәк, хан оныгы? Аннары Биккол аны атап җибәргән икән. Биккол сәүдәгәрнең кем икәнен беләсең, хан белән бер табактан ашаган кеше, әле дә анда хан йомышын юллап ята, Бәхтияр шулай дип сөйләнде.
Асылгәрәй хан оныгының түр якка мендәр алып ятканын күрде дә үзе