Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
язучыларның хатлары бар. Боларны ачмый, тупламый, тикшерми торып, әлбәттә, әдәбият тарихы тирәнтен өйрәнелгән дип әйтергә хакыбыз юк.
ХIХ гасырның немец публицисты, сатирик-тәнкыйтьче Г. Лихтенберг болай дигән: «Аерым күренешләр турында кыю рәвештә язар өчен аларны бераз гына булса да белү зарури». Әдәби фактлар белән эшләүдә таләп ителә торган төгәллек һәрвакыт көн тәртибендә тора. Филолог Я. Гордин әдәбият тарихындагы төгәлсезлекләрне ике төрлегә бүлеп карый: фактның ялгыш булуы һәм фикер ялгышлыгы. Шуның өстенә болар да характерлары буенча икегә бүленәләр: фәнгә авыр зарар салучы төгәлсезлекләр һәм «гөнаһсыз» ялгышулар. Әлбәттә, боларның барысы да җавапсызлык нәтиҗәсе. Әйтик, язучы М. Галәү үзенең истәлекләрендә Тукайның «Катиле нәфескә» шигыре журналист И. Бикчуринның үзен үзе үтерү уңае белән язылган дип раслый икән, бу – гөнаһсыз ялгышу. Аны хәтере адаштырган. Ләкин инде шушы истәлек журналда, әдәби җыентыкларда басылып еллар буе буталып йөри икән, бу – әдәбият галимнәренең фактлар белән эш итүдә җавапсызлыгын күрсәтә. Югыйсә И. Бикчуринның үлеме турында газеталарда унлаган мәкаләләр, некрологлар бар. Әйтик, Тукайның «Тәмсил» шигыренә аңлатма биргәндә «1912 елгы Италия-Төркия сугышы уңае белән язылган» дип, хронологик хата җибәргәннәр икән (сугыш 1911 елда була, 1904–1914 еллар эчендә вакыйгалар шулкадәр тыгыз ки, монда бер вакыйганы бер елга урыныннан күчерү зур хаталарга китереп чыгарыр иде), бу әле әдәбият галимнәренең тарихи фактка җавапсыз караулары; ләкин инде «Йолдыз», «Вакыт» кебек газеталар пантюркизмга хезмәт иттеләр дип тамга сугыла икән, монысы – авыр нәтиҗәле фальсификация. Моны әйтү өчен бу газеталардагы Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Ш. Камалларның демократик әсәрләрен, бу газеталарда бөек рус культурасына симпатия тәрбияләнгәнлекне сызып ташларга кирәк. Я. Гордин болай ди: фактлар белән эш итүдә төгәллек, бу, димәк, аерым шәхесләргә бирелә торган характеристикада төгәллек дигән сүз. Шулардан теоретик фикер төгәллеге туа. Боларга ирешү үз предметыңа ихтирам белән карау дигән сүз. Төгәллек исә күп нәрсәләрдән хәбәрдар булуның нәтиҗәсе4.
Әдәбият тарихын язганда белешмәлекләр белән эш итү сорала. Белешмә әдәбият белән эш итә белү – әдәби культураның дәрәҗәсен күрсәтә. Бу хезмәтне язган вакытта берничә төрле белешмә, мемуар әдәбият нигез итеп алынды. Кызганычка каршы, безнең филологиядә белешмә әдәбият бармак белән генә санарлык. Болар: И. Рәминең «Татар вакытлы матбугаты» дигән альбомы, аның ук «Татарча басма сүз» дигән китабы, З. Бәширинең «Замандашларым белән очрашулар» дигән мемуары, Г. Тукай, Г. Ибраһимов турында истәлекләр җыентыклары, «Татар поэзиясе антологиясе» һәм «Татар язучылары» дигән биобиблиографик белешмәлек. Боларның күбесе төгәлсезлекләрдән азат түгел.
Кыскасы, әдәбиятчыларга теориянең материаль базасын ныгыту буенча шактый эшлисе бар әле. Бу хезмәт татар либераль-буржуаз матбугатындагы, Татарстан Үзәк дәүләт архивындагы, ХХ йөз башы рус
4
Гордин Я. О пользе точности // Вопросы литературы. – 1973. – № 3. – С. 237–251.