Эротические рассказы

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
авторның үзенә дә билгесез сәбәпләр аркасында – ирен, баласын, карт анасын ташлап шәһәргә киткән. Тормышта бик сирәк очрый торган хәл бу. Карчык янында калган сабый менә ничек уйлый: «Бөтенесе аңлаешлы да кебек, аңлашылып та бетми. Тик шунысы гына ачык: әнисенең алай итүе дуамаллыктан да, ахмаклыктан да түгел. Монда ниндидер катлаулы бер мәгънә бар. Чөнки әнисе кызы алдында акланырга тырышмаган, әбисе дә, әтисе дә, авылдашлары да аңламаган ниндидер бер нәрсәне төшендерергә тырышкан. Бәлки, әтисе бөтенесен дә аңлый торгандыр, тик берни дә эшли алмыйдыр.

      Әнисенең шулай итүе бик сирәк, аеруча бер сәбәп аркасында гына була торган хәл икәнлеге дә ачык».

      Кыскасы, бу хикәяне һәм аның авторын тиргәп буласы. Буласы… Әгәр хикәя синең күңелеңне тетрәтмәсә. Синең рухыңны бер дер селкетеп алмаса. Сине уйга калдырмаса… Ә бит теге саксаул ботаклары төсле корышкан куллы, карт каргага охшаган бу карчыкка син инде сокланасың. Син инде аның хәсрәткә сынып эчә башлаган һәм шуның белән үлгән ирен дә яратып өлгердең, аны да якын иттең. Син инде хикәядә аз гына урын бирелгән кияүне дә үз итеп өлгердең, аларның олыларча акыллы кечкенә кызчыкларын да. Ә игезәк Асан белән Үсән! Алар – карчыкның сөекле уллары, Сталинград кырында ятып калган баһадирлар – карчыкның соңгы көнендә аның төше аркылы синең күз алдыңа киләләр. Тормышының соңгы көнендә ике тапкыр төшендә күрә ул үзенең йөрәк бәгыре – улларын. Алар башта «офыкта елтырап ике ак йолдыз» булып калкалар… Игезләрнең кечкенә чагы әле. Алар ак җәймәне почмагыннан тоткан килеш йөгереп киләләр дә, әти-әниләренең өстенә ябып, кире йөгереп китәләр. Яшел үлән сутына буялган тәпиләре һәм йомшак артлары гына елт-елт күренеп кала». Һәм, ниһаять, хәятенең иң соңгы минутында карчык үзенең гомерендә иң бөек бәхете, яшәү ләззәте булган шушы ике улын күрә. Бу юлы инде солдат итеп. «Карчык дөп-дөп иткән аяк тавышы ишетте. Аның солдатча киенгән игезләре Асан белән Үсән янәшә атлап киләләр икән. Зур бер кәгазьне читеннән тотып күтәреп киләләр. Менә ул ак җәймәгә әйләнде. Уллары шул җәймәне карчыкның өстенә яптылар да китеп бардылар. «Рәхмәт, улларым!» Алар артыннан тагы ике солдат җәймә күтәреп килә иде, алар да аны карчыкның өстенә ябып киттеләр. Болардан соң тагын да бик күп солдат узды, барысы да Асан белән Үсәнгә охшаган иде… «Рәхмәт, балакайларым!»

      Карчык әнә шундый татлы хыяллар, татлы тойгылар кочагында дөньядан китә. Шундый җиңел үлемгә бик лаек иде ул ана, хезмәт сөючән саф күңелле кыргыз карчыгы. Чөнки аның бөтен тормышы үзе яраткан ак җәймә кебек пакь, саф булып калган. Монда хезмәт халкына хас иң бөек мораль категорияләре бер фокуска тупланган: җирдә озак-озак яшәп тә карчык чиста күңелле булып кала алган. Шәһәргә киткән кызы өчен дә менә ничек борчыла ул: «Үз ире булмагач, янына кызмача ирләр килеп бәйләнә торганнардыр». Кыргыз халкының бу бөек хатынындагы әхлакый сыйфатларга тормышның бер генә шәфкатьсезлеге дә зарар сала алмаган. «Йа Раббым! Шул нәҗес нәрсәне эчүдән ни кызык таба бу кешеләр?! Шул әче су балаларыңны иркәләү, хатыныңны сөюдән дә татлырак


Скачать книгу
Яндекс.Метрика