Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
күңеле соңгы тапкыр һич тә көтелмәгән бернәрсә тели. Исәннәр өчен бер җитди сигнал инде ул. Йә йөзем суы, кыйммәтле соклар йотып кына яшәгән бу кеше соңгы сәгатендә… кара арыш оны умачыннан куе бер тәлинкә аш тели. Йә ризыгы ипи, бәрәңге, сөттән узмаган берәү үләр алдыннан кинәт кенә… күркә шулпасы яки әфлисун таләп итә. Кешенең барлыктан юклыкка күчкәндәге бу соңгы теләген үтәргә кирәк, дип әйтәләр. Яшь прозаик Мар Байҗиев әнә шул соңгы теләкне искиткеч реалистик планда, һич тә тапталмаган бер планда биргән. Гомере буе эчүчелеккә нәфрәт белән карап килгән, авызына тамчысын да алмаган бөек әхлаклы бер карчык… соңгы сәгатендә кинәт кенә кызчыгын сыра алырга йөгертә. Ни өчен шулай? Саф физиологик хаҗәтме бу? Юк, алай түгел икән. Һич тә алай түгел. Гомеренең соңгы минутларында карчык үзенең бөтен тормышын, кинолентадай, миеннән уздыра. Әнә шунда бер кадр аның карт, тузган миендә тоткарлана. Ул – ире, аның бердәнбер сөеклесе, кәҗүнни тел белән әйткәндә, «тормыш иптәше» булган шушы кырыс кыргызга бәйле икән! Бервакыт ире аны сыра алырга җибәргән булган. «Хатын бер бидон тутырып сыра алды, һәм, басу аша кайткан чакта, сыра чайпалып бидон кырыеннан түгелгәләде. Кайтып җиткәч, ире китмәнен бер читкә ташлады да, аякларын җәеп басып, йотлыга-йотлыга эчте. Сыра аның мыек очларыннан агып дымсыз җиргә тамды. Хатыны, кояш яктысыннан күзләрен кыса төшеп, иренә карап торды, аның голт-голт итеп бугаз төере селкенүен күрде». Авыру карчык, баксаң, һич тә физиологик хаҗәттән чыгып түгел, бәлки рухи хаҗәттән чыгып сыра теләгән икән. Соңгы минутларында ул үзенең иң кадерлеләрен күз алдына китерә: ире, уллары Асан белән Үсән… Сыра түгел, әнә шул сыраны мыек очларыннан агызып эчкән ире исенә төшкән аның…
Карчыкның үлем алдыннан саташып чыгып китүе дә гаҗәп реалистик. Тормышта очрамыймыни андый хәлләр? Мин бер картның ничек үлгәнен беләм. Сугышта малайлары югалган карт-карчык салкын өйдә сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергәннәр. Туңганнар, басу түрендәге эскерттән салам йолкып, кар өстеннән шудырып тартып кайтканнар, мич якканнар. Гомер узган, хәбәрсез югалган малай да кайтып төшкән, яраланып яткан икән, ул арада сугыш та беткән. Тыныч көннәр башланган. Малай колхозда эшли, өйләнә, яңа йорт салып җибәрә, оныклар, бура кадәр сыер, ишегалдында мотоцикл, «Дружба» пычкысы белән генә туралган каен утыны. Карт та, карчык та колхоздан пенсия алып яшиләр, тыныч картлык кичерәләр. Ә менә авыру эләккәч, карт көннәрдән бер көнне кышкы буранда, беркемгә дә әйтмичә, кулына бау кисәге ала да басу түренә китә. Кичке якта аны табып алалар: карт, теге еллардагы кебек, бер кочак саламны бәйләгән дә өенә кайтырга чыккан. Һәм шунда, басу түрендә, дөнья белән хушлашкан. Авыр, безгә, исән калганнарга, анализлау өчен авыр хәл, әмма факт.
Мар Байҗиевның карчыгы да шулай итә: ул яшьлегенә таба чыгып китә. Матур төшләр күрә, ләззәтле минутлар кичерә. Аның битенә китереп-китереп салган буранны да ул гомере буе үзе яраткан ак җәймә дип кабул итә. Һәм ул җәймәне дә аның өстенә Сталинград кырында һәлак булган уллары Асан белән Үсән китереп ябалар.