. Читать онлайн книгу.
уган, миллек белән чапкан өчен генә дә инженер ставкасын алып ятучыларга киткән акча да кызганыч түгел, әмма безнең гонорардан йолкып алып, безгә акыл өйрәтеп яткан М. Мусин аппаратына тотылган акчаны кызганам.
Шулай безнекеләр беренче булып 1972 елда барып кайттылар. Инде кабул итү чираты бездә. Әйтәләр, язалар, Краснодон язучылары киләсе дип. Краснодон? Бәй, Топчийның сугыштан соң яшәп алган шәһәре, кара төндә сөйгәненең җылы кочагыннан аерылган урыны бит ул. Кайда икән аның теге беренче хатыны? Язамы икән әле дә? Ул да килмиме икән? Һәм Топчий беркөнне Ренат Харисов янына килә.
– Краснодоннан кемнәр киләсе билгеле түгелме? – дип сорый ул, каушап кына.
– Менә, – ди Ренат, аның алдына исемлекне сузып (беренче нөсхәсе М. Мусинда, анысы инде тегеләр турында мәгълүмат туплап утыра: кем килә, нәрсә яза? Бәлки әле, болай да тикшерәдер: оккупация вакытында кайда булган, бандерачылар арасында туганнары юкмы һ. б. Алай да тикшерүе мөмкин).
Топчий карый – сыңар күзеннән яшь килә: исемлектә аның хатыны бар. Ул ике-өч кенә сорау бирә:
– Кайчан киләләр?
– Иртәгә сәгать 12. 30 да аэропортта каршы алабыз.
– Аннары кая?
– Гостиницага урнашып, чәй эчеп алгач, менә монда, идарәгә очрашуга киләләр. Идарә әгъзалары белән.
– Ничәдә?
– Нәкъ 16.00 дә.
Топчий чыгып китә. Ренат әле аның ни өчен сорашканын аңлап бетерми, ләкин уйлый: хатынын күрәсе килә инде моның. Чөнки безнекеләр узган ел Ворошиловградка барганда, бу нәрсә мәгълүм булган иде инде.
Иртәгесен Топчий Язучылар союзы бинасына төшкә хәтле үк килә, арлы-бирле йөри, дулкынлана. Кичке сәгать дүртне көтә. Менә бервакыт идарә әгъзалары җыела башлый, яшьрәкләр әлеге кечкенә вестибюльдә сигарет кабызалар. Топчий дәшми, Тукай бюсты артындарак тора. Менә беренче каттан Зәки Нури тавышы килә – аның гел шулай: үзе атлый, эшне куша бирә, тавышы дүртенче катка ук ишетелә. Зәки тавышын ишеткәч, вестибюль чистара, менә тар коридордан төрле тыйнак көлүләр, украин сүзләре ишетелә, шыштырдап атлаган төркем килгәнлеге сизелә, ахрысы, ул төркем дулкынлана, каушый.
Төркем башында атлаган Зәки агаң Тукай бюстын үтеп китә, ә аның артында… затлы киенгән, затлы битле, хуш исле кунаклар. Берәү, икәү… бишәү… тугыз… Шунда кинәт бер тавыш:
– Ольга! Дай трояк!
Төркемдәге ханым, каушап, ирләр арасына кереп сеңә, кунакларны тиз генә Зәки бүлмәсенә алып кереп китәләр.
Моны иртәгесен, самолёт белән Әлмәткә очканда, миңа әлеге ханым үзе дә сөйләде. (Кунакларны, төркемнәргә бүлеп, Татарстан районнарына таратканнар иде, Әлмәт төркеменә мин дә эләктем.)
III
Кайсыдыр бер елны Матбугат йортын Казан елгасының аръягына күчерделәр. Баумандагы йортның бер яме калмады. Элек язучы-журналист шунда очраша, язучылар, көне буе эшләп утыргач, сәгать өчтә-дүрттә ял итәргә, сөйләшергә шул тирәгә җыелалар иде. Хәзер ул тәртипләр бетте. Моннан бигрәк тә Топчий җәфа күрде. Элек аның эш ансат иде: 5 нче трамвайга утырып, ахырына кадәр төшсәң –