Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
тарихында мәңгегә калыр, диделәр. Без шаккатып карап тордык. Татар язучыларыннан Җәвад Тәрҗемановның чыгышы бик нык хәтердә калган. Ул чыгышын, электән килгән традициясе – гадәте буенча, үзенең хатынының французча иркен сөйләшә алуы турында сөйләүдән башлады.
– Леонид Топчий заманыбызның иң зыялы, иң талантлы кешесе иде, – дип сөйләде ул. – Топчий безнең өйгә килгәндә, минем хатын белән алар саф француз телендә поэзия турында сөйләшәләр, бер-берсенә французча шигырьләр укыйлар иде… Мондый зыялы, эрудит кешеләр безнең арада бик сирәк, иптәшләр, – дип, ул сүзен тәмамлады.
Топчийның гәүдәсен, машинага салып, кайсыдыр зиратка алып киттеләр. И, адәм баласының язмышы! Бичараның, имеш, паспорты да булмаган. Кемнеңдер кадерле баласы булгандыр бит инде ул да.
Адәм баласы үзенең соңгы көннәре кайда узачагын белми, бу – аның бәхете. Менә мин Леонид Топчий тормышының күпмедер өлешен (йөздән берен, бәлки, меңнән берен?) тасвирлап бирдем. Ә күпмесе аның җир астына кереп югалды…
Ләкин, ышанам ки, мин язганы да – тарих. Бу да – тарихтан бер кисәк. Һәрхәлдә, мин, бу кеше турында язып, гөнаһ җыймадым кебек…
Дөнья кемнәр белән кызык?
…Сөйләгәннәр иде: Фатих Хөсни кайдадыр ишеткәнме, укыганмы? Имеш, сәгатьнең циферблатындагы фосфор, төнлә бүлмәгә таралып, кешенең организмына зарар сала икән. Шуны белгәннән соң, Фатих абый төн йокысын югалткан, имеш. Төне буе сәгатьләрен тегендә күчереп, монда күчереп йөри икән. Бераздан моңа вәсвәсә кергән: бүлмә аша да үтеп керә, ди, фосфор. Фатих абый, имеш, ул сәгатьләрнең барысын да юк иткән.
Әмирхан ага Еники сөйли: «Әхмәт абый (Фәйзи) бик сәер кеше иде, мәрхүм. Бервакыт, илле алтынчы еллар, Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре әле генә дөньяга чыккан көннәр. Иртән мин моның янына кердем. Хатыны базарга киткәнме, ничек, Әхмәт абый кухняда үзенә чәй кайнатып йөри. Күзләре шешенгән, төне буе укып яттым, ди. Йомырка пешерергә җыена бу.
– Әмирхан, син ниндине яратасың? Каты итеп пешергәннеме, әллә сыегракнымы?
– Үзеңә нинди булса, миңа шул ярый.
– Мин үзем сыеграгын яратам. Ярар алайса, хатын әйткән ие, дүрт-биш минут пешерәсе дип, – ул кулына куен сәгатен тотты. Газ өстендә инде алюмин чүмечтә су быгырдап кайнап утыра иде. Ул чүмечкә өч йомырка салып, аларны кашык белән җайлады да кулына дүртенчесен алды һәм шунда… дүртенче йомырка урынына чүмечкә теге сәгатьне салмасынмы, йомырка учында калды. Үзе сөйләнә: – Дүрт минут кына аз булыр сыман, алты итәрбез инде аны, – учындагы йомыркага карап тора, – дүрт минут аз булыр. Бүген төн йокламадым, Галимҗан аганы укып яттым. Вәт, талант дисәң талант инде. Аның янында без кем?
– Кайсы әсәрен укыдың соң, Әхмәт абый? – дип сорыйм.
– Әлеге, шул теге инде: «Татар хатыны ниләр күрсәтми?» Шуны укыдым төне буе.
Бераздан без сәгатьне алдык. Туктаган иде инде…»
Афзал ага Шамов сөйли. Ул Язучылар союзының рәисе вакытындамы икән, Мәскәүдән Мәхмүд ага Максуд килеп йөри икән. Мәрхүмнең,