Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
студент вакытта ук партоешма секретаре булды, диләр. Уйлап йөрим: начар булмас иде, шулай күтәрелеп, дөнья оҗмахында бер яшәп алсаң…
Ләкин миндә җыен «пычрак» эш: «персональное дело»ларны мин әзерлим. Кемгә кисәтү, кемгә каты кисәтү, кемнедер партиядән үк чыгарырга. Бүгенге бюрода ике эш: партиягә әле генә кабул ителгән (кандидатлыкка) бишенче курс студенты Х. ның тәртибен тикшерәбез. Җитмәсә рекомендациянең берсен мин биргән идем.
Гаеп зур: яңа елны каршы алганда, студент X. салкын портвейн эчкән. Тулай торак бүлмәсендә бәйрәм иткәннәр. Бервакыт салкын портвейннан моның эчен бора башлаган. Түзгән бу, түзмәгән түгел. Әмма актык чигенә җиткәч, урыныннан сикереп торган һәм, бөтен егет-кызларны гаҗәпкә калдырып, бүлмәдән чыгып йөгергән. Тик… Туалетка барып җитә алмаган, коридорның караңгы башында, бер ишек янында эшен бетергән. Шуннан үз бүлмәсенә кайтып яткан. Ә төн уртасында бу урынга якын бүлмәдә яшәүче кыз торып, караңгы коридорга (шул ук мәшәкать инде) чыгып аяк атлауга таеп, гөрселдәп барып төшә, буяла, яңак сөяген, кара янарлык итеп, паркетка бәрә…
– Ну что это такое? – дип гаҗәпсенә профессор Николай Александрович Гуляев, бюро әгъзасы. – Что это за дикость? Просто я не понимаю.
Х. ның өстенә очып-кунып, мин сүгәм.
– Вы же не с того мероприятия начали свой кандидатский стаж, – дип үрсәләнәм (бюро утырышлары бары тик рус телендә генә бара, КПСС, гомумән, рус телендә генә яши иде).
Бичара егетне партиядән чыгарырга дип карар кабул итәбез. Бу инде – миңа эш. Моның «эше» буенча папканы күтәреп, мин университет парткомы белән ике араны таптарга тиеш, аннары Вахитов райкомы бюросына папканы, егетне алып барырга тиеш.
«Персональ эш»нең икенчесе – аспирант Рим Ширияздановныкы. Сәләтле, шәп егет. Алтын медаль белән Башкортстаннан килгән. Аспирантурада калдырганнар. Без – дуслар. Без – ике кафедрага (тел, әдәбият) өч аспирант. Өченчебез – Фәрваз Миңнуллин. Яшь тәнкыйтьче. Өчебез дә бер үк төрле нужада: берәр балабыз бар, кайсыбыз коммуналкада, кайсыбыз тулай торакта. Аена туксан сигез сум стипендия алабыз. Шуны алган көнне, һичшиксез, «Восток» ресторанына төшеп, өстәл алабыз. Борын башына биш сум чыга. И ул андагы утырулар, мосахәбә, бездәге акыл. Хәзерге бер генә кооператор да, миллион сум түләп, өстәл янында безнең дәрәҗәдә акыллы сөйләшеп утырмыйдыр. Ә без – шулай. Рим – татар теле белгече, Фәрваз – татар әдәбияты белгече, мин – тарихчы (теге өлкәләрдә миннән юк). Римны татар теле өлкәсендә шулкадәр әзерлекле диләр, менә бер генә мисал. Мин үземнең бик тә әзерлексез көе аспирантурага эләккәнемне аңлагач (бу турыда «Ачы тәҗрибә» дигән китабымда яздым), ике көннең берендә фәнни җитәкчем Хатип Госман янына йөрдем. Гел консультация алдым. Ул да моңа ияләнде, берәр көнне килми калсам, миңа кисәтү ясый иде. Ә Шириязданов кайдадыр еракта, кирпеч заводы тирәсендәге коммуналкада яши, ялгышмасам, бала да карый иде кебек. Минем шикелле белемгә ач әрвах булып авызын ачып йөрми. Килми университетка, йөрми консультациягә. Сөйләүләре чын булса, аптырагач, аның коммуналкасына