Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
Или не считаете нужным? Может, он, в самом деле, не нужен партии?
Ул сораулы карашын В. Ф. Семёновка юнәлтә.
Римны партиядән куып чыгарабыз дигәндә, КПСС тарихы кафедрасы мөдире Р. И. Нәфыйгов күтәрелә (партком әгъзасы).
– Мин аңлап бетермим. Бу егет миндә укыды, һәйбәт, юньле егет иде. Мин аңлап бетермим. Бу – ниндидер недоразумение. Бу егет андый булырга тиеш түгел иде.
Рәфыйк Нәфыйговның бу чыгышы Римның язмышын хәл итте, «строгий выговор без занесения в личное дело» дигәнгә партком әгъзалары кул күтәрделәр, секретарь беркетмәгә нәкъ шулай дип язып куйды: «за» – 18, «против» – 1, «воздержались» – 2. Беркетмәгә кул куелды. В. Семёнов безгә үзенең шома ияге белән ишарә ясады: «бездельник» Шириязданов белән сиңа, «бездельникка» чыгып китәргә мөмкин, янәсе.
Шунда, шунда… Виссарион Семёнов… минем «подопечный» Римнан… партбилетын сорады. Рим бирде партбилетын, бирде. Әмма бирмәсә шәп буласы икән. Чөнки… Рим Шириязданов взносын «погашать» итмәү генә түгел, әле май аенда да теге «әҗәтен» түләмәгән, һәм ул инде сигез ай түләмәгән икән.
Партком «ах» итте, ләкин карарын инде үзгәртә алмый иде. Парткомнан чыгып киткәндә күреп алдым: ректор Михаил Тихонович, күкрәк кесәсеннән алып, ниндидер таблеткалар йотып маташа иде…
ХI
Керү имтиханнары бара. Әлеге дә баягы химкорпусның 93 нче аудиториясендә. Әлеге дә баягы ике ишек. Ал яктан һәм арт яктан. Ал яктагысыннан чыгасың, коридорда йөрисең, шыпырт кына арткы ишектән керәсең. Абитуриентлар, бичаралар, синең арткы ишектән кергәнеңне белмиләр, аяк араларына шпаргалка кыстырганнар да (кайберләре) «шпарят». Мин алдан торып күзәтәм: чибәр, затлы бер кыз иншаны бот арасыннан алып тезә генә бит. Хәзер барып тотсам – чыгарып җибәрергә кирәк. Ләкин… ләкин… арткы ишектән өлкән имтихан алучы Вахит Хаков кереп килә. Рәтләр арасыннан ике якка карый-карый килә. Сеңелкәем, беттең бит! Харап булдың бит! Менә өлкән имтихан алучы аның артына килеп басты. Менә туктап калды. Ә теге чибәр кыз һаман «шпарит» бит әле, бахыр, берни белми. Сеңелкәем, беттең, яндың син! Хәзер ни әйтә инде өлкән имтихан алучы сиңа? Бар, чыгып кит, син инде кабул итү комиссиясеннән үзеңнең «дело»ңны ал да кайтып кит… Күпме күз яше булачак.
Ә Вахит абыең алай итми.
Теге кыз шпаргалкасын җәлт кенә фәлән-фәлән җиргә яшереп кабаланганда, өлкән имтихан алучы әйтә:
– Бәлки, алай ук итмәссез? Бәлки, үзегездән язарсыз…
Ул кызый, биш ел буе минем һәм Вахит абыйсының лекцияләрен тыңлап, диплом алып чыкты…
ХII
Җәй уртасы. Кабул итү имтиханнары бара. Әдәбияттан имтихан алам. Каршымда бер кыз сөйләп утыра. Куллары таза, димәк, эшләп үскән. Әйбәт кенә сөйли. «Заһир Бигиев иҗаты». Бу сәламәт, таза кызга карап уйлап утырам. Син авыл табигатендә киерелеп үскәнсең инде, сеңлем. Сезнең йорт-җирегез тазадыр, бакча кырында ак мунчагыз бардыр. Әтиең комбайнердыр, әниең хат ташучы йә клуб караучыдыр. Ике сыер, унбишләп сарык, йөзләгән каз-үрдәк, тавык асрыйсыздыр. Яшелчә бакчагызның рәшәткә башларына өч литрлы банкалар эленгәндер,