Эротические рассказы

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
караган ягында, икенче каттагы лоджиядә басып тора. Ах, Мәхмүт… Менә сиңа «Союз әгъзасы кенәгәсен онытып» калдыру!

      Шуннан икенче тормыш, икенче Мәхмүт башланды. Боларны күрү, өйрәнү минем өчен өр-яңа бер дөнья иде. Мәсәлән, мәсәлән…

      Казахча түгәрәк сакал үстергән юан тәбәнәк Мәхмүт калын гәүдәсен шортысына тутыра да, Гаграның урамына чыгып, болай да тар тротуарыннан «Гагрипш» ресторанына таба йөгерә. Баш пеләш, гәүдә юан, тән кояшта янган, хикмәтле сакал. Бер көн йөгерә бу, ике көн йөгерә, менә бервакыт участковый тотып моңа кисәтү ясый, чөнки Мәхмүтне күреп алган автобус шофёрларының авария ясаулары мөмкин – Гаграда урам бик тар, ә Кавказда тизлек тә зур, машина да чамасыз.

      Мәхмүт йөгерүдән туктый. Ләкин сенсацион бер хәл кирәк, шунсыз яшәүнең ни мәгънәсе бар?

      Һәм Мәхмүт, иртүк торып, диңгезгә кереп китә дә, йөз-ике йөз метрлар ераклыкта чалкан ятып, Гагра күгенә карап кычкырып җырлый. Йә була ул «Арча», йә «Сарман». Бер көн җырлый бу, ике көн. Иртә, бик иртә әле. Көне буе пляжда ятып арыган иркә язучылар әле изелеп йоклыйлар, диңгез буе тып-тын, әле йокларга да йокларга. Юк бит, диңгез ягыннан ниндидер бер аваз ишетелә, җитмәсә борын авазы. Халык зарланып, иңенә калын халатларын салып, лоджияләренә чыга, киерелеп, ыңгырашып, еракка күз сала. Ә анда, фирәзә дулкыннар арасында, бернәрсә ялтырый, аннан ниндидер «Сарман», «лай-вай» дигән авазлар, сүзләр чыга. Бу ни бу? Нәрсә ялтырый? Ә бу – шагыйрь Мәхмүт Хөсәен башы. Аның башына төшеп ялтыраган кояш, кире кайтып, әлеге ризасыз мәскәүлеләрнең күзләрен чагылдыра. Берничә рыцарь, бу «хулиганның» кем икәнен ачыклау өчен, аны каршы алырга пляжга чыга. Ачыклыйлар: шушы корпустан ук икән. Кисәтү ясыйлар. Ә юк инде, бу кеше алай гына бирелмәс!

      – Сез нәрсә, татар халык җырын тыясызмы?

      Аристократлар мыгырданып кереп китәләр, җырны, чыннан да, тыеп булмый бит.

      Ә, алаймы? Сез мине җырлаудан тыясызмы әле? Шагыйрьнең авызын томаларга уйлыйсызмы? Менә сезгә бер шигырь… Төшкә хәтле бер бит машинка кәгазенә көчле бер протест шигыре язылып та бетә, ахырына, шәп итеп чорнап, «М. Хөсәен» дип имза куела. Мәхмүт инде пляжда тәрҗемәче эзли һәм таба да: юлга-юл тәрҗемәсен дә эшләгән инде ул.

      Ләкин бу шигырьне тегеләргә укырга иде бит. Нишләргә? Мәхмүт ага китапханәгә кереп китә. Поэзия кичәсе кайчан була? Тагын ун көннән. Юк, алай түгел, алай озак. Әйдәгез бу атнада. Һәм Мәхмүт инде пляжда, китапханәдә, ашханәдә: сез катнашасызмы? Нинди шигырь укыйсыз? Кайсы шәһәрдән? Шулай әдәби кичә әзерләнә. Андый кичәне Мәскәүдән килгән берәр яһүд шагыйре ача инде, гадәттә. Бу юлы да шулай булды, тик аның тирәсендә гел Мәхмүт бөтерелде, сценарийны төзүче буларак, җитәкчегә гел басым ясады. Менә, ниһаять, аңа сүз бирделәр. Башта ул кереш сүз сөйләде, үзенең «Буй бәласе»н укыды, көлдерде, бер анекдот та сөйләп алды. Эчтәлеге болай: хатын-кызлар бәхәсләшкәннәр, арада кем иң матуры дип. Казыйга килгәннәр. Казый арадан берсен күрсәткән. Хатын-кызлар ачудан казыйга ташланганнар һәм, аның аяк-кулын бәйләп,


Скачать книгу
Яндекс.Метрика