Эротические рассказы

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
турында ишеткәч, обкомның беренче секретаре Зиннәт Моратовка телефоннан чылтыратып сөйләшүеннән искиткеч җанлы спектакль күрсәтте. Бюро утырышы бара икән дә, Фәйзулла агай, бернигә дә карамыйча, тегене битәрли икән телефоннан:

      – Карале, Зиннәт, үзгәрттер әле син ул карарны, Ленин ордены бирсеннәр әле, давай, тиз генә Мәскәүгә хәбәр ит әле, – ди икән бу.

      Тегесе телефоннан әйтә икән:

      – Фәйзулла, миндә бюро утырышы бара, Верховный Совет президиумының указын үзгәртеп булмый, давай, булганына шатлан…

      – Юк инде, Зиннәт, әгәр теләсәң үзгәртә аласың син аны. Миңа бит Ленин ордены кирәк иде…

      Мәхмүт, рольгә кереп, икесе булып та сөйли, ә абыйның Фәйзулла Туишевны күргәне бар икән, тавышын хәтерли икән.

      Авыру тончыга-тончыга көлде, ютәлләде.

      Төштән соң, кереп, Мәхмүт авыруны торгызып ук утыртты: Фатих Хөсни булып сөйләште. Икенче көнне Сибгат Хәким булып. Абый тәгәри-тәгәри көлә иде.

      Берничә сеанстан соң абый терелде, диңгезгә чыкты.

      Мәхмүт ага аерылганда әйтте:

      – Әйдә киләсе елга Коктебельгә, – диде. – Мин, – диде, – әле монда ничек икән дип карарга гына килгән идем.

      Мин ризалык белдермәдем, чөнки моннан бер ел гына элек Коктебель Иҗат йортында гаделсезлек күргән идем: директоры Зазвонов безнең белән бер купеда килгән, язучы булмаган очраклы танышларыбызны – зур иркен бүлмәгә, ә безне, ике бала белән килгән гаиләне, тар бер кетәклеккә урнаштырган һәм безнең арада бик ямьсез бер талаш чыккан иде.

      – Зазвонов – минем егет, – диде Мәхмүт ага, – менә күрерсең.

      Ни гаҗәп, икенче елны, алдан сөйләшмәгән көе, Коктебель путёвкаларыбыз бер үк көннәргә туры килгән. Ул самолёт белән китәсе икән, ә без, – бер көнгә дип әйтерлек соңга калып, поезд белән.

      – Мин иртүк барып төшәм, – диде ул телефоннан, – сиңа иң яхшы бүлмә әзерләп куярмын. Кара әле, ни… Аның хатынының аяк размеры – утыз җиде. Бер пар Арча чүәге алырга онытма. Кызыл бәрхетлесен. Минем чуттан тагын бер пар ал. Зәңгәр бәрхетлесен. Мин анда көтеп торырмын…

      Ул вәгъдәсендә торды. Мин директор янына кергәндә, анда ялан тән, шортыдан гына Мәхмүт утыра иде, чүәкләрнең бер тартмасын аңа тоттырдым, икенчесен – директорга. Директор бик нык каршы торды, шулай да алды һәм миңа иң шәп бүлмәнең ачкычын тоттырды.

      Аңлашылды: монда фактик директор Мәхмүт ага икән. Ул әле дә Союз әгъзасы түгел иде, ләкин алган бүлмәсен күреп чыккач таң калдым. Бер-ике көннән соң күрдем: шау иткән мәскәүле Лев Ошанинның да, дөнья шаулатып яшәгән Евтушенконың да бүлмәләре безнең Мәхмүт агайныкыннан нык кайтыш иде. Күктүбәдә ул үз кеше икән. Өч-дүрт көн узуга, шул ук мәшәкатенә – поэзия кичәсе оештырырга кереште. Евтушенко гадәт буенча бер атна торды, шампан шешәләре күтәреп, бакчаларда, диңгез буйларында, шау итеп, төннәр буе компания белән йөрде дә китеп барды. Гаграга китте, диделәр. Аларның шулай инде. Без генә ул, авыл малайлары, путёвканың егерме өч көнен сытып яшибез дә, китәсе көннең «сухой паёгын» гына булса да алырга дип, таң тишегеннән ашханәнең


Скачать книгу
Яндекс.Метрика