Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
– Әгерҗе-Тирсәдән; Рәүф Кадыйров – Наласадан; Рәисә Габделхәева – Кенәрдән…
Болар, исемлек әле тулы түгел, барысы да – Хәлим аганың «рус теле мәктәбе»н бик яхшы узган кадрлар. Аларның кайберсе билгеле инде, тормыш дулкыннары белән бәргәләнеп, педагоглыктан китеп тә яшәделәр, әмма Хәлим Искәндәрев биргән «рус теле мәктәбе» аларга гомер буе ярдәм итте…
IX
Үкенеч…
Әйе, нәкъ шулай, гомер буена җитәрлек үкенеч, һәм һич тә төзәтеп, ямап, дәвалап булмаслык бер яра. 1954 елның көзендә хәрби хезмәттән кайтуга, мин мәктәп эшенә чумдым, читтән торып укыйм, югары белем булмаганлыктан, хезмәт хакым аз (укытучының ставкасы атнага 18 сәгать укыту хисабыннан билгеләнә): югары белемлеләрнең ставкасы 85–90 сум, мин исә урта белем чутыннан 49–53 сум ала идем. Аена! Шулай аз акчага, әмма зур өметләр белән эшләп, читтән торып укып, йөгереп йөргән көннәрдә хәбәр килде: Хәлим Искәндәрев, Әхәт Кариев, Константин Ибаев төрмәдән кайтканнар!
Хәлим аганы күреп, бер сөйләшеп утыру – минем гомерлек хыялым иде. 1945 ел кышының зәмһәрир салкын бер кичендә аның өендә мич каршында утырганыбыз хәтердә мәңгегә сакланып калды. Мичтә, чарт-чорт килеп, ак чыршы утыны яна, ул, тез башларына куеп, минем диктантны тикшерә һәм һәр хатама озак-озак тукталып мине сүтә, тарата, аннан тагын җыеп оештырып куя иде. Шундый бер кичтә ул, гәзит кәгазенә тәмәке чорнап, мич күмереннән ут алды да, рәхәтләнеп бер төтен йоткач, миңа карап елмайды һәм болай диде (мин кабатланам: «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повестемда мин боларны язган идем инде):
– Менә киләчәктә үсеп зур булгач, минем янга күрешергә килерсең. Миңа бик яхшы сортлы бер кап папирос алып килерсең дә әйтерсең: «Хәлим Фәттахович, давай закурим!» Мин шул чакта бик бәхетле булырмын…
1957 елның кышкы сессиясе булдымы икән, имтихан алдыннан уздырылган консультациядән чыктым да, иртәгә булачак экзекуциядән куркып (өч укытучыдан курка идем: мәрхүм Р. Ш. Таһиров, мәрхүм Ю. Г. Трунский һәм Н. П. Муньков), кара кайгыга батып, Кольцода 5 нче трамвайга кереп утырдым. Ирек мәйданына таба менеп барам. Алдагы тукталыш – Ленин бакчасы. Тәрәзәгә борынымны терәдем. Карлы-бозлы тәрәзәләргә уч төбе белән, бармак бите белән җылытып, төрле-төрле фигуралар ясаганнар, тырнак белән тырнап әллә ниләр язганнар. Ике-өч тәрәзәдә шул елларда гына килеп чыгып, иң модалы сүзләргә әйләнгән бер җөмләне язганнар: «Меняю жену на собаку». Ләкин боларның берсе дә миңа тәэсир итми, мин иртәгә алачак «ике»лем һәм кичерәчәк хурлыгым турында уйлап барам. Кинәт… кинәт! Күзләремә ни күренә дисәм… Тротуардан түбәнгә, Кольцога таба кулына портфель тоткан Хәлим Искәндәрев төшеп бара. Теге еллардагы төсле үк киенгән: каракүл якалы затлы пальто, сигез өлгеле фин кепкасы, якаларын торгызган. Салмак, мәһабәт атлап төшеп бара. Минем йөрәгем шунда бик еш типте. Һәм шундук «авыллык»ның, «казан арты татарлыгы»ның бер-ике сыйфаты уянды. Ул сыйфатлар минем шундук трамвайдан төшеп, йөгереп остазымны туктатып, кочаклап, «әйдәгез ресторанга» дип әйтергә