Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
нигә алай тәнкыйть итеп язасың Соболевны? Ә мин үзем дә үземнән сорыйм: матур гына хикәяләр язган кеше нигә болай ил буйлап «мороз-воевода» булып йөри ала? Бөтен хикмәт шунда ки, Соболевның иҗаты тупикка кергән. Аның язар нәрсәсе беткән. Ул ясаган бравада «язгы җылылык» елларында бераз шиңә төште. «Капитальный ремонт» дигән әсәр язып карады ул әлеге елларда. Әллә ни уңышка ирешә алмады. Кеше үзенең юлында тупикка кердеме, беренче чиратта ул тупикны җимереп, бәреп чыгу турында уйламый, ә башка юл белән китү ягын карый. Моны мин алтмышынчы елларда университетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Х. Госман эшчәнлегендә күрдем. Үзенең «Шигырь ритмикасы» дигән тикшеренүе белән тупикка кергәч (аның теориясен Союз күләмендә кабул итмәделәр), кафедра белән җитәкчелек тә итә алмавын аңлагач, ул факультет, университет күләмендә ыгы-зыгы куптарды: кафедрада күп тартмалы шкаф булдырмый торып, фәнне алга таба үстерү мөмкин түгел икән. Һәм ул ректорның бусагасын төшерде, сызымнарын үзе ясап, Чабаксарда тартмалы шкаф эшләтте. Хәзер ул тартмаларда лаборанткаларның чәй-шикәрләре, савыт-сабасы саклана. Хәер, бик калын истәлекләремнең бер бүлегендә мин моны яздым кебек. Америка педагогы Лоуренс Питер, безнең гасырның җитмешенче елларында булса кирәк, бер теория эшләде. Ул – компетентлылык теориясе. Кыскача болай: әгәр дә мәгәр җитәкче кеше үз вазифаларында компетентлы булмаса, ул, һичшиксез, шул җитешсезлеген каплар өчен, икенче бер шау-шулы шөгыль уйлап таба һәм шуның белән үзенең компетентсызлыгын күмеп калдырырга тырыша.
Л. Соболевның җитәкчелек эше нәкъ әнә шул «Питер принцибы»на туры килә иде.
Әйе, кышның бер көнендә Казанга үзенең свитасы белән Соболев килеп төште. Ул елларда шулай «килеп төшәләр» иде язучылар десант булып. Белмим, әдәбиятның үсешенә күпме файда китергәндер ул, әмма андый килеп төшүләр турында искиткеч матур мәзәкләр, хикәятләр туа иде.
Берсе болай: Чабаксарга килеп төшкән бер төркем татар язучыларына җыелыштан соң исемнәре әлегә билгесез, бөтенләй таныш булмаган ике-өч «язучы» бәйләнгән: әйдәгез дә әйдәгез, без сезне ресторанга чакырабыз. Киткәннәр болар, теге егетләр бик мулдан гына заказ биргәннәр, ике әдәбиятның дуслыгы өчен тостлар әйтешкәннәр, төн уртасы җиткән. Шунда, «Кәҗә белән Сарык әкияте»ндәге кебек, теге егетләр, туалетка дип киткән булып, берәм-берәм таеп беткәннәр. Безнең агайлар, бик гаҗәпкә калып, кесәләрен капшап акча җыеп түләгәннәр. Иртәгесен көне буе үзара көлешеп йөргәннәр: «банкет по-чувашски». Бу хәл Педер Хузангайга ишетелгән. Ул моңа бик рәнҗегән, бик хурланган. Теге жуликлар бит моның халкын, әдәбиятын мыскыл иткәннәр! Көне буе газап чиккән ул. Бу хатаны ничек төзәтергә? Һәм ул шул ук ресторанга кичен безнекеләрне чакырган. Безнекеләр үзара көлә-көлә барганнар: «банкет по-чувашски!» Ашап-эчеп, сөйләшеп утыргач, китәр алдыннан, һәркем кесәсенә үрелгән. Шунда мәрхүм Педер әйткән:
– Моңа күптән инде түләнгән, мәшәкатьләнмәгез. Менә «банкет по-чувашски» шушысы аның, ә тегеләр алар – подоноклар.
Мәрхүм